Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып китте

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Менделеевск районы басуларын иңләде, терлек азыгы әзерләү эшләре барышы белән танышты һәм җирле авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны район башлыгы Валерий Чершинцев озатып йөрде.

2018 елда районда өч авыл хуҗалыгы кооперативы оештырылды. “Камай Агро” СПОК Камай җирлеге территориясендә Рәис, Динар, Эльнар, Риналь Әһлиевлар, Рамис Кәлимуллин, Рөстәм Бәйрәмов фермерлык хуҗалыкларын берләштерү хисабына булдырылды. “Бондюг” СПССК – барлык крестьян хуҗалыклары базасында. “Заря” СХПОК – МУП мәйданчыгында һәм “Игенче” ҖЧҖ. Әлеге хуҗалыкларның эшчәнлегеннән министрлык җитәкчелеге һәм районнар аргарийларының конструктив әңгәмәсе башланды. Марат Әхмәтовка җитәкчеләр үзләренең эш нәтиҗәләре һәм планнары турында сөйләделәр. 


– Татарстанда кооперативларга грант средстволары бирүнең финанс дәлилләве каралган. Һәм сез бу эшкә актив кушыла аласыз. Моннан тыш кооператив формалаштырулар аерым кече хуҗалыкларга үзләренең хезмәт, җир, акча, транспорт һәм башка ресурсларын тагын да нәтиҗәлерәк куллануга этәргеч җирә, – дип аңлатма бирде авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе. 


– Мондый көйле эш гамәлдә дә сизелә, – диләр Әһлиевлар. 


Һәр җитәкче үзен кызыксындырган сорауны Марат Әхмәтовка бирә алды. Сораулар авыл хуҗалыгы юнәлешендә субсидияләштерү, сөткә бәя, авылда инфраструктура үсешенә кагылды. Ул һәркемне игътибар белән тыңлады, үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев