Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Редакциядә призлар уйнатуда кемнәр отты?

«Менделеевские новости» газетасы редакциясендә июнь аенда газетага язылучылар арасында призлар уйнатылды.

Менделеевлылар призлар һәм йорт өчен кирәкле кыйммәтле бүләкләр оттылар. Чара укучылар катнашында узды. Редакциядә «барабаннан» квитанцияләр алдылар һәм җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иттеләр. Бәширә Насыйрова концертына билетлар һәм “Мин Менделеевскины яратам” исемле шәһәребез күренешләрен сурәтләүче магнитларга “Аммоний” АҖ һәм «Менделеевсказот» вәкилләре Надежда Сихаева һәм Дмитрий Христофоров, пенсионерлар Разия Казакова һәм Гөлсинә Галимуллина ия булдылар. Урындыкларны “Аммоний” АҖеннән Ирина Володина отты, артлы урындыклар Светлана Узловага эләкте (БИҮ). Разия Казаковага фортуна ике мәртәбә елмайды. Аңа төп призларның берсе – күпфункцияле киштәгә лаек булды.

– «Менделеевские новости» коллективына искиткеч бүләк өчен рәхмәт. Бу минем икенче отышым, Халыкара балаларны яклау көнендә беренче мәртәбә кулчатыр оттым. Газеталарны укыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз, шәһәр һәм район вакыйгаларыннан хәбәрдар булыгыз, – дип фикерләре белән уртаклашты Разия Мирсәедовна.

– Газетаны күптәннән яздырам. Җиңүчеләр исемлегендә булуыма чиксез шатмын, – дип рәхмәтен белдерде педагог Светлана Узлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев