Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Шифалы су – Ижминводы» санаториенда конференция узды

«Шифалы су – Ижминводы» санаториенда «Яңа икътисадый шартларда хезмәт күрсәтүне һәм сатуны җәелдерү» темасына конференция узды.

Ел саен үткәрелүче очрашу Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт туроператорлары белән булды. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, санаторий директоры Сәлим Хәбибуллин мөрәҗәгать иттеләр.

Җыелганнарга «Диво Евразии-2019» халыкара видеоконкурсы җиңүчесе булган санаторий турында «Ял көне туры» фильмы тәкъдим ителде.

Санаторий эше буенча отчет һәм киләчәккә үсеш перспективалары турында санаторийның баш табибы Роза Снадина чыгыш ясады.

– Безнең миссия – сыйфатлы дәвалау, сәламәтләндерү һәм кунакларның ялын тәэмин итүче санатор-курорт хезмәтләрен тәкъдим итү, – диде ул.

Конференция барышында катнашучылар шифаханә җитәкчелегенә сораулар бирделәр, аларга шунда ук җаваплар алдылар, шулай ук яңа үсеш концепциясен тәкъдим иттеләр.

– Бирегә елына бер мәртәбә генә килүче өч тапкырга кимрәк авырый һәм ун елга артыграк яши, – диде «Турист берләшмәсе» туристлык компаниясе директоры Владимир Кудашов.

Ахырда катнашучылар грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев