Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәрдәшебез Лариса Зырянова кешеләргә шатлык өләшә

9 сентябрь — Матурлык көне

— Кешеләргә шатлык, күзләргә елмаю, үз-үзеңә ышанычлылык бүләк итү — зур бәхет, — дип саный чәчтарашчы Лариса Зырянова.— 13-14 яшьләрдә чәчне модалы итеп кисү, буяу һәм башкалар ошады. Каникулларны авылда үткәргәндә матур булырга теләгән кешеләр күп иде. Алар миңа ышандылар, беренче чәчтарашчы тәҗрибәсе шунда башланды.

Л. Зырянова үз фикерләре белән уртаклашты:
— 2004 елда тәүге эшемне ачтым. Зур булмаган кабинетны арендага алдым, анда клиентлар күп йөрде. 2016 елда шәхси матурлык салоны барлыкка килде. Минем карашка — безнең хатын-кызларыбызга үзләрен чын патшабикәләр итеп хис итү тойгысын бирә алу, үзләренә булган ышанычлылыкны арттыру, яңа образга керүдән курыкмау һәм бәхетле булу. Аларның күзләрендә очкыннар, бәхетле елмаю күреп белемем һәм тәҗрибәмнең уңай тәэсирләр калдыруыннан илһам алам.
Эштә катлаулы вакытлар күп. Һәр көн — яңа дәрес, үз һөнәремдә иң яхшылардан булу өчен кабат-кабат белем алам. Ә һөнәри үсеш өчен рәхмәтле һәм бәхетле клиентлар ярдәм итә.

Фото Л.Зырянова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев