Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлый.
ТР Диния нәзарәте сайтында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны якынлашып килүче Корбан гаете белән котлый.
«Корбан гаете — Раббыбызга Аның сансыз нигъмәтләре, чиксез рәхмәтләре һәм яратуы өчен тугрылыгыбызны белдерү бәйрәме. Гыйбадәт аша гына түгел, ә мал-мөлкәтне корбан итү бәрабәренә үзебезнең иман ныклыгын исбат итү өчен кешелеккә насыйп ителгән зур мөмкинлек.
Корбан гаете — Аллаһы Тәгаләнең мохтаҗлар өчен аш мәҗлесе. Татарстанда байлар да, ярлылар да Корбан гаетен көтеп алалар, чөнки ул — юмартлык, шәфкатьлелек күрсәтү һәм ярдәмләшү бәйрәме дә. Ярдәмләшү һәм юмартлык Коръәндә фарыз кылынган», диелә мөфти котлавында.
Нет комментариев