Республика программасы буенча биш елда 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү күздә тотыла. Бу максатларга 50 млрд сум каралган.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге программа үтәләчәк, дип белдерде. Программа нигезендә юлларны, тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару күздә тотыла.
Нет комментариев