«Татэнергосбыт» офисы яңа форматта эшли
«Татэнергосбыт» АҖ Менделеевск клиентлык хезмәте күрсәтү офисы начальнигы Исмәгыйл Хафизов сүзләренчә, биредә короновирус сәбәпле, үзизоляция режимы кабул ителгән һәм хезмәткәрләр 30 апрельгә кадәр өйләрдә булачаклар.
Әлеге вакытта офис клиентлар белән дистанцион эшли, халыкны кабул итү якынча 15 апрельдән башланачак. Касса түләүләрне кабул итми. Теге яки бу мәгълүматны тәгаенлау өчен 2-71-03, 2-71-02 телефоннарына шалтыратырга була.
Квитанциядә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр суммасын, электр энергиясен дә кертеп, вакытында түләргә кирәк. Хәзер моның берничә кулай ысулы бар: дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында, «Татэнергосбыт» АҖ шәхси кабинетында, банклар терминаллары яки телефондагы кушымта аша. Түләүләрне почта, Саклык банкы, «Ак Барс банк», АКИБАНК (терминал) да ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев