Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тормыштан лаеклы атлап

Карпов исемендәге химзаводның сәнәгать куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Михаил Кузнецов күркәм юбилеен билгеләде. Михаил Михайловичның хезмәт кенәгәсендә беренче язма 47 ел элек ясалган - Карпов исемендәге заводка слесарь булып кабул ителү турында. Шуннан бирле аның язмышы кайчандыр әтисе Михаил Тихонович та хезмәт куйган предприятие белән өзлексез бәйле. Армиядән соң Михаил туган...

Карпов исемендәге химзаводның сәнәгать куркынычсызлыгы бүлеге начальнигы Михаил Кузнецов күркәм юбилеен билгеләде.
Михаил Михайловичның хезмәт кенәгәсендә беренче язма 47 ел элек ясалган - Карпов исемендәге заводка слесарь булып кабул ителү турында. Шуннан бирле аның язмышы кайчандыр әтисе Михаил Тихонович та хезмәт куйган предприятие белән өзлексез бәйле.
Армиядән соң Михаил туган заводына кайта, производстводан өзлексез КХТИны тәмамлый. Мастер, технолог, гипосульфит цехы начальнигы урынбасары, аннан цех җитәкчесе булып эшли. Цехны үзгәртеп кору вакытында үзен талантлы рационализатор буларак таныта. "Почёт билгесе" ордены аның хезмәтенә лаеклы бәя була. Киңкырлы һөнәри белеме, производствода эшләү тәҗрибәсенә югары эчке культура, дипломатлылык, уйланган карарлар кабул итә белүе кушыла. Коллегалары әйтүенчә, Михаил Михайлович теләсә нинди очракта да эмоцияләренә түгел, аек акылына һәм эш мәнфәгатьләренә таяна. Производство белән бергә ул ике чакырылыш шәһәр Советы депутаты, цех парткомы секретаре вазифасында зур җәмәгать эше алып барган.
10 елдан артык техник директор урынбасары булып хезмәт куйганда да М.Кузнецовка үзенчәлекле җаваплылык йөкләнә, чөнки аның карамагында куркынычсызлык техникасы, табигатьне саклау, гражданлык оборонасы, техник күзәтчелек, промышленность куркынычсызлыгы бүлекләре була. Завод җитәкчелеге грамоталарының берсендә мондый сүзләр очраклы гына язылмаган: "Сез һәрвакыт игелеклегегез, принципиальлегегез, йөкләгән эшкә җаваплы карашыгыз, яңалыкларны күрә, алдынгылыкны хуплый белүегез белән аерылып торасыз".
Завод берничә ел дәвамында ТР Экология министрлыгы үткәргән "Эколидер" республика конкурсы җиңүчесе була. Михаил Михайлович бу эш өчен "Әйләнә-тирә мохитне саклаудагы казанышлары өчен" почёт медале белән бүләкләнә.
Һәр кеше бу дөньяга җирдә эз калдыру өчен килә. Михаил Михайлович бай тарихлы предприятие тарихына үз сәхифәсен ярты гасырлык җентекле хезмәте белән язды, шул ук вакытта тыйнак, гади булып калды. Бу сыйфатлар аңа тормыш буйлап лаеклы һәм намуслы барырга ярдәм итә. Гади эшчедән җитәкчегә кадәр юл үткән кеше һәр вазифада җиң сызганып эшләргә гадәтләнгән. Хәзер ул бай тәҗрибәсен яшь коллегаларына тапшыра.
Юбилей көнендә М.Кузнецов адресына коллегалары, туганнары һәм дусларыннан җылы котлау сүзләре яңгырады.
- Изгелек кылырга туган, - Михаил Михайлович белән цехта 15 ел эшләгән профсоюз комитеты рәисе урынбасары Татьяна Митшина юбилярга шундый әһәмиятле бәя бирде.
Аның 17 ел авыру әнисен тәрбияләве, аны кулларында күтәреп йөртүе тирән хөрмәткә лаек. Әнисенең вафатыннан соң, йөрәгенең җылысын хатынына, уллары Игорь һәм Олегка бирә.
Ире турында сүз чыкканда, Екатерина Максимовнаның тавышында мәхәббәт һәм горурлык яңгырый - профессионал, әти һәм ир, тормышы тирән мәгънә белән тулы кеше өчен.
Ольга Смолькова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск