Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәҗрибә ясауга сезнең караш?

Республикада яңа җиһаз (хромотограф) ярдәмендә тәҗрибә ясау старт алды, ул 30 меңнән артык наркотик матдәне барларга мөмкинлек бирә. Әлегә тәҗрибәдә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Тикшерү сайлау юлы белән үткәрелә. Республика наркодиспансер лабораториясе белгечләре хромотограф ярдәмендә сидек анализы буенча кешенең биологик мохитендә наркотик матдә барлыгын...

Республикада яңа җиһаз (хромотограф) ярдәмендә тәҗрибә ясау старт алды, ул 30 меңнән артык наркотик матдәне барларга мөмкинлек бирә.
Әлегә тәҗрибәдә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләренең студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Тикшерү сайлау юлы белән үткәрелә. Республика наркодиспансер лабораториясе белгечләре хромотограф ярдәмендә сидек анализы буенча кешенең биологик мохитендә наркотик матдә барлыгын ачыклыйлар. Бер атна элек кабул иткән наркотиклар микъдарын билгелиләр. Әгәр тәҗрибә уңышлы үтсә, ул республика буенча таратылачак. Без менделеевлыларның бу тәҗрибәгә карашы турында белештек.
Айгөл Моталипова, Мәгариф идарәсенең гаилә һәм сәламәтлек бүлеге мөдире:
- Мин бу яңалыкка уңай карашта. Әгәр хромотограф тесты төгәлрәк нәтиҗә бирә икән, ни өчен аны куллануга кертмәскә? Без өлкән сыйныф укучыларын токсик матдә куллануга елга ике мәртәбә - көзен һәм язын тикшерәбез. Тестлаштыру сайлап алып үткәрелгәнлектән, быел авыл мәктәпләрендә укучыларны да тикшерәбез.
Валерий Замятин, сәнгать җитәкчесе:
- Мин яңа җиһаз ярдәмендә тест үткәрүне хуплыйм. Өлкән сыйныф укучыларын, бигрәк тә 9-11 нче сыйныфларны, тикшерергә кирәк. Бу яшьтә алар әйләнә-тирәдәгеләр йогынтысына, тискәре гадәтләргә тизрәк бирешәләр.
Карина Шамина, 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы:
- Бу тәҗрибәдә бернинди начарлык күрмим. Минем әле тест үткәнем юк, әгәр кирәк икән, берсүзсез үтәм, чөнки мин үземә ышанам. Кеше тормышта үз урынын тапкан, яраткан эше белән шөгыльләнә икән, наркотик куллану уе аның башына керми, башка өстенлекләре һәм кызыксынулары була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру