Тынычлык өчен рәхмәт сезгә, ветераннар!
Балалар иҗат үзәгенең "Яшь тимурчылар" волонтерлык берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр җитәкчеләре Светлана Узлова белән берлектә Геройлар аллеясына шәһәрлеләрне 9 Май бәйрәме белән котларга чыктылар.
Алар аллея буенча барып Ленин скверында, шәһәрнең үзәк урамнарында булдылар һәм Химиклар аллеясына кадәр бардылар. Тимурчылар сугышта катнашучыларга, фронтовик толларына, хезмәт ветераннарына, сугыш чоры балаларына открыткалар һәм кулдан ясалган эшләнмәләр, Георгий тасмаларын, листовкалар – рәхмәт хатлары бүләк иттеләр.
– Волонтерлар Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итәргә ныклап әзерләнделәр. Алар Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарының өйләрендә булдылар. Мисал өчен хөрмәтле шәһәрдәшебез Билал Вәлиев белән очраштылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм иттеләр, – дип белдерде Светлана Николаевна.
Хезмәт ветераны Илгизәр Тимергалиева сүзләренчә, Җиңү бәйрәме уңаеннан яшь буыннан җылы котлау сүзләре ишетү икеләтә бәйрәм.
– Акцияне оештыручыларга һәм БИҮ тәрбияләнүчеләргә рәхмәт. Яшь тимурчылар өлкән буын үрнәгендә тәрбияләнер дияргә тулы ышаныч бар. Кызлар һәм малайлар ветераннарга имин тормыш, аяз күк йөзе бүләк итүләренә рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев