Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уен бизнесы идән астына күчте

Күптән түгел Россия Казан линиясе идарәсенең транспорт полициясе хезмәткәрләре "Менделеевск" станциясенең тимер юл вокзалы территориясендә азартлы уеннар оештыру фактын ачыкладылар. Алар интернет-кафедан 22 система блогы, 16 ЖК-монитор, видеотеркәгеч, чираттагы уенда катнашу өчен 562 чакыру билеты табып алдылар... 2009 елның 1 июленнән Россиядә уен бизнесы рәсми рәвештә тыелган, ләкин проблемалар һаман...

Күптән түгел Россия Казан линиясе идарәсенең транспорт полициясе хезмәткәрләре "Менделеевск" станциясенең тимер юл вокзалы территориясендә азартлы уеннар оештыру фактын ачыкладылар. Алар интернет-кафедан 22 система блогы, 16 ЖК-монитор, видеотеркәгеч, чираттагы уенда катнашу өчен 562 чакыру билеты табып алдылар...
2009 елның 1 июленнән Россиядә уен бизнесы рәсми рәвештә тыелган, ләкин проблемалар һаман бар. ТР Президенты Указы һәм район башлыгының азартлы уеннар биналарын ябу турындагы боерыгына карамастан, идән асты казинолары әле дә гамәлдә. Кайберләре алтакталарын "Интернет-клуб", "Интернет-кафе"га үзгәрттеләр, икенчеләре уен автоматларын лотереяныкы дип игълан итә. 2013 елның 1 июленнән дәүләтнеке булмаган, шулай ук региональ һәм муниципаль лотерея уйнатулар тыелды. Димәк, законсыз азартлы бизнесне каплаучы ялган лотерея схемаларын файдалану да. Лотерея уйнатуны РФ Спорт һәм Финанс министрлыкларының аерым вәкилләре исеменнән дәүләт кенә оештыра ала. Бу законны бозган өчен физик затларга - 2-2,5 мең сум, вазифаи затларга - 8-20 мең сум, юридик затларга 300 меңгә кадәр штраф каралган.
Менделеевлылар урынлы сорау бирә: ни өчен "бер куллы бандитлар" һаман яшиләр, ни өчен хокук саклау органнары тиешле законны үтәми?!
- Бу проблеманы гади юл белән генә хәл итеп булмый, - дип аңлатма бирә Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы Геннадий Сушков. - Бизнесның яшәвен дәвам итүе аңа ихтыяҗ булуга бәйле. Азартка нык бирелгән уенчылар, еш кына гаиләнекен генә түгел, казна акчаларын да оттырып, элеккечә язмышларын сыныйлар. Аппаратларны алу һәм административ штраф - хәлне үзгәртә алырлык чаралар түгел. Салоннарны япканнан соң (соңгы 4-5 елда алар күпләп юк ителде), янәшәдә генә яңалары барлыкка килә. Полицейскийларның эшчәнлеген тагын берничә очрак катлауландыра. Мисал өчен, җинаять эше кузгату өчен кассадагы акча 1,5 миллион сумнан ким булмаска тиеш.
32 яшьлек Удмуртия кешесе тарафыннан вокзалда оештырылган Интернет-кафедан биш мең сум акча һәм соңгы өч айда көндәлек керемнәр һәм чыгымнар күчермәсе алына. Бу факт буенча РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1 нче маддәсендә каралган дәүләт теркәвеннән башка яки махсус рөхсәт алмыйча эшмәкәрлек белән шөгыльләнүгә беркетмә төзелде. Хәзер тикшерү бара, соңгы карарны суд чыгарачак.
Әмма хокук саклау органнары "комарлы бизнесменнарга" үзләрен иркен тотарга ирек бирмәячәк. Идән асты салоннары ачу зур күләмдә керем алуны күзаллый, шуңа күрә җәза да катгыйландырылды: 500 мең сумга кадәр штраф яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү. Аеруча зур күләмдә керем алуга юнәлдерелгән шул ук гамәлләргә 1 миллион сумга кадәр штраф, яки алты елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелә (РФ ҖК 171.2 нче маддәсе).
Роза Шәрәфиева

Белгеч комментарие

- Уеннарга бәйлелек алкоголь, диета, фитнес белән мавыгу белән бер сафта, - дип саный психиатрлар. - Уйнаучыларның гаиләләре аларның авыруыннан зыян күрмәсен өчен, бәйлелектән котылдырып, җитди дәвалау белән шөгыльләнергә кирәк. Монда психиатрга мөрәҗәгать итүнең инициаторлары уйнаучының әти-әниләре яки туганнары булуы мөһим. Ул үзен бәйле дип таный алмый.
Шуны истән чыгармагыз, азартлы уеннар - ул акча суыру, шәхесне, гаиләне, үзара мөнәсәбәтләрне, карьераны җимерү.

Менделеевлыларның бу турыда фикерләре нинди?
Оксана Габделбариева, "Айсберг" Боз сарае директоры урынбасары:
- Кеше, мавыгучан һәм көчсез зат буларак, могҗизага, көтелмәгән уңышка ышана. Шунлыктан күпләр, төрле финанс "пирамидаларының" фаш ителүенә карамастан, мошенниклар тозагына эләгә. Уен автоматы, дөресрәге, идән асты бизнесы хуҗасы - шул ук аферист. Алар өчен иң мөһиме - уенчыдан ничек кенә булса да күбрәк акча каеру. Минем фикеремчә, дуслар белән аралашу, спорт белән шөгыльләнү, яраткан китабыңны укуны бернәрсә дә алмаштыра алмый.
Игорь Логунов, ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы:
- Кайчандыр минем танышым уен бәйлелегенә эләкте. Бер, ике мәртәбә уйнап караган... һәм мавыгып китте. Уен үзенә тартып торганда, әйләнә-тирәдәге дөньядан ваз кичәсең. Уенчы эшен, гаиләсен, торагын, коллегалар, дуслары, якыннарының ышанычын югалтты. Әйләнә-тирәдәгеләрнең аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булуыннан файдаланып, бурычка акча алган, банкларда ссуда рәсмиләштергән. Уен учреждениесе хуҗасы автоматларны табышка программалый, шунлыктан азартлы кешеләр күп чыгымнарга дучар була. Акчага ихтыяҗ танышымны урлашуга этәрә. Ул хөкем ителгәннәр эскәмиясенә эләгә.
Дәүләт тарафыннан законсыз уен бизнесы белән көрәш өчен җитди адымнар ясала. Чаралар катгый, азартлы уеннарны оештыручылар белән башкача мөмкин дә түгел.
Мария Степанова, "Росгосстрах" ҖЧҖ иминият консультанты:
- Мин үзем дә, якыннарым һәм танышларым да беркайчан да уйнамадык. Һәм киңәш тә итмим. Уенга бәйлелектән котылу бик авырдыр дип уйлыйм, чөнки вакытында туктау өчен бар кешенең дә ихтыяр көче җитәрлек түгел. Шунлыктан кешеләр бөлгенлеккә төшә, түбәнгә тәгәри, уенчының бурычларын түләргә мәҗбүр булган гаиләсе хәерчелеккә кала. Шулай да була, соңгы җебенә кадәр бар нәрсәсен оттырган кеше үзенә кул сала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары транспорт полициясе