Менделеевск яңалыклары

"Менделеевск яңалыклары" газетасы - Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ушковлар династиясен өйрәнү эше дәвам итә

Безнең төбәк тарихы сәүдәгәр Ушковлар династиясе эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән.

Куб буяулары ясау һәм тукыма буяу буенча кечкенә кустар һөнәреннән башлап, миллионлы индустриягә кадәр юл үтеп, алар үз фамилияләрен Россия химиясе тарихына кертеп калдырдылар. Шул ук вакытта Ушковларның уңышлы күпьеллык эшчәнлеге күп яклап мөһим сыйфат – буыннар дәвамчанлыгы һәм бабалар эшен арттырып үстерә белү белән шартландырылган иде.


Династия нигез салучысы
Егор Ушков 1764 елда туган. XIX гасыр башында өй буяу остаханәсе ачып һәм читтә йөреп кәсеп итү белән шөгыльләнеп, ул эшкуарлык эшчәнлеген киң җәелдерә алган һәм инде өлкән яшендә сәүдәгәрләр сословиесына кергән. Куб буявы белән сәүдә итү буенча әтиләре эшен уллары дәвам иттерәләр. Инде 1844 елда өлкән улы Яков Ушков II гильдиягә керә.
Гаилә башлыгы Я. Ушков үлгәннән соң барлык эшләрне аның улы Капитон мираска ала. Эшкуарлык эшчәнлегенең башында Капитон Ушков ике туганы белән берлектә аракы эшләп чыгару хуҗасы була. Моннан тыш, Капитон Ушков Верхотурье өязендә яңа ачылган алтын приискының хуҗасы була.


Уңышлы салым
XIX гасыр уртасында К. Ушков тупланган акчаларны сәнәгать җитештерүен үстерүгә салырга була. 1850 елда Ушковларга караган Кокшан урман дачасы җирләрендә хромпик заводы эшли башлый. 1854 елдан Капитон Ушков I сәүдәгәр гильдиясенә кертелә. 1859 елда Хөкүмәт Сенаты Капитон Ушковны гаилә әгъзалары белән бергә нәселле мактаулы гражданлыкка билгели.
Чын сәнәгать империясе
Капитон Ушковның өлкән улы Пётр 28 яшендә ике химия предприятиесенә карата кайгыртуны мираска алып, гаилә эшен ныгытып кына калмыйча, башкаладан, эре сәнәгать үзәкләреннән һәм чимал чыганакларыннан еракта чын «сәнәгать империясе» үстерә ала. Аның тарафыннан 1883 елда төзелән Химия заводлары ширкәте 1918 елга кадәр Россиянең иң уңышлы химия предприятиеләре берләшмәләренең берсе булып кала, моны Россия һәм халыкара сәнәгать күргәзмәләрендәге күп санлы бүләкләр дәлилли.

 

Мирасчы
Пётр Капитоновичның коммерция эшләрендәге мирасчысы аның улы Иван була. Иван Ушковның Ширкәт башлыгы буларак эшчәнлеге әле төгәлрәк өйрәнеләсе, чөнки узган еллардагы туган якны өйрәнү тикшеренүләрендә ул, нигездә, тискәре бәя алган иде, ләкин Ушков заводларының бу чордагы үсеш динамикасы киресенчә сөйли. Кызганычка каршы, Иван Ушков озак яши һәм Швейцариядә дәваланмый торган авырудан вафат була. Пётрның кызларының Россиянең иң эре сәнәгать династияләре – Прохоровлар, Барановлар вәкилләренә кияүгә чыгуы Ушковлар эшен үстерүгә үз өлешен кертте.
Миллионер һәм меценат


Династиянең мөһим буыны Пётр Ушковның бертуганы Константин була. Константин Капитонович Мәскәү сәүдәгәрләр түгәрәкләрендә билгеле миллионер һәм меценат була. Аның исеме Мәскәү сәнгать театрының беренче акционерлары исемлеге башында тора. Аның башка регалияләре арасында: музыкаль-драматик училище Советы попечителе, Комиссаров техник училищесенең мактаулы попечителе, Хайваннар һәм үсемлекләр акклиматизациясе Император рус җәмгыяте әгъзасы, Усачев-Черняев хатын-кызлар училищесе попечителе, Мясницкий өлешенең 1 нче участогы шәһәр ярлыларга ярдәм идарәсе попечительләр Советы әгъзасы, Мәскәү урта уку йортларында ярлы укучыларга ярдәм итү Җәмгыяте әгъзасы, хатын-кызлар гимназиясе (Алабуга) мохтаҗ укучыларына ярдәм итү җәмгыятенең мактаулы әгъзасы.
Чәй магнатлары Губкиннар нәселенең мирасчысына өйләнү аңа П. К. Ушков һәм Ко Химия заводлары ширкәтен булдыруга акча салырга, эре капиталлар, җир биләмәләре һәм күчемсез милек хуҗасы булырга мөмкинлек бирә. Константин капиталының мирасчылары аның уллары Григорий, Михаил һәм Алексей булалар.


Ушковлар династиясен өйрәнү эше дәвам итә
Июньдә Ушковлар һәм Менделеев тикшеренүчеләре эшләгән «Бондюгтан Менделеевскига кадәр: Ушков, Менделеев һәм пироколлодий» басмасының презентациясе узды. Җыентыкта беренче тапкыр династиянең тулы шәҗәрә агачы тәкъдим ителгән. Менделеевск Туган якны өйрәнү музее берничә ел инде Россия музейлары һәм архивлар коллекцияләрендә яңа архив материаллары эзләү буенча эш алып бара һәм Пётр Ушковның, Александра Ивановна Ушкованың, Иван Ушковның һәм аның хатыны Теофила Михайловнаның берничә элек билгесез фотосурәтен алырга өлгерде.
Туган якны өйрәнү музее материаллары буенча
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев