Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Уңышлы күрсәткечләрне арттырырга

Завод идарәсенең утырышлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашында Л.Карпов исемендәге химия заводы хезмәт коллективының 2018 ел эшчәнлеге йомгаклары буенча конференциясе узды.

Җыелышта бүлекчәләрнең хезмәт коллективлары һәм заводның ветераннар Cоветы делегатлары катнашты. Генераль директор Дамир Шәмсин хезмәт килешүенең үтәлеше һәм узган елдагы эшчәнлек турында отчёт белән чыгыш ясады.

Барлык продукцияләр, эшләр, хезмәт күрсәтүләрдән алынган гомуми керем 1003 404 мең сум тәшкил итә. Товар продукциясен җитештерү – 986 549 мең сум.
– Унике айда завод бүлекчәләрендә 46 оештыру-техник чаралар үткәрелгән, алар хезмәт шартларын яхшыртуга, гамәлдәге җитештерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү, чимал һәм материалларны экономияләүгә юнәлдерелде, – дип белдерде Дамир Рәфисович.

Д. Шәмсин шулай ук предприятиене арытаба үстерү планына тукталды.

– Узган ел предприятие өчен юбилей елы булды. Без химзаводның 150 еллыгын киң колач белән билгеләдек. Бүләкләүләрнең берсе акционерлык җәмгыятенә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Химия сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүе өчен” Рәхмәт хатын тапшыру булды. Без финанс хәлен төзәттек, җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирештек. Агымдагы елда нәтиҗәләрне тагын да яхшыртырга тиешбез. Безгә сату базарын арттырырга кирәк, тонерлар җитештерүен башларга.

Конференция барышында район башлыгы Валерий Чершинцев социаль-икътисадый үсеш һәм киләчәккә планнар турында сөйләде. Доклад белән шулай ук профсоюз комитеты рәисе Рөстәм Борһанов һәм аның урынбасары Ольга Миниәхмәтова, кадрлар әзерләү һәм кабул итү (найм) бүлеге начальнигы Гүзәл Матыгуллина чыгыш ясадылар. Эчке эш тәртибе кагыйдәләрен яраштыру, хезмәт бәхәсләре буенча комиссия булдыру мәсьәләләре карлды.

Утырыш 2018 елның IV квартал эшчәнлеге буенча хезмәт ярышларына йомгак ясау белән тәмамланды. Төп цехлар арасында беренче урынны барий һәм магний сульфатлары җитештерү коллективы яулады, икенче урында – гипосульфит тозлары җитештерү цехы, өченче – катализатор һәм ингибитор коррозияләре җитештерү цехы. Ярдәмче бүлекчәләр арасында электр цехы лидерлардан санала, алар артыннан КИПиА һәм ремонт-механика цехы коллективлары. Җиңүчеләр акчалата премиягә өземтә алдылар, лидерларга күчмә байраклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев