Үзгәрешләр вакыты: «МН» Сысерть тәҗрибәсен үзләштерә
«Шәһәр коммуникацияләре үзәге» яңа проектын гамәлгә ашыру өчен, безнең команда район делегациясе белән берлектә Свердловск өлкәсенә хезмәттәшләребезнең уңышлы тәҗрибәсен өйрәнергә юл алды.
Күптән түгел Менделеевскида яңа үзәкнең презентациясе узды. Коммуникацияләр буенча эксперт Мария Савичева, Сысерть мисалында, мондый проектларның кече шәһәрләрне ничек җанландыруы хакында сөйләде.
Сөйләшүдән соң барысын да үз күзебез белән күреп кайтырга булдык. Редакция коллективы: баш мөхәррир Джулия Искәндәрова, хезмәттәшләребез Рәхилә Мирзаянова, Анжела Малюга, Эльвира Гайфуллина, Виктория Яруллина һәм Рәмзия Хисамова Сысертькә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.
Бу шәһәр урал язучысы Павел Бажовның туган ягы, уникаль тау-завод мирасы, фарфор җитештерүе һәм гүзәл табигате белән дан тота.
«МН» коллективы белән берлектә Сысертька «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, район башлыгы Роберт Искәндәров, аның урынбасары Ләйсән Галеева, район Советы аппараты җитәкчесе Алексей Моисеевских һәм матбугат секретаре Софья Никитина барды. Зур делегация Менделеевскида хакимият, халык һәм бизнес өчен диалог мәйданчыгы булдыру мәсьәләсен тикшерү максатыннан килде.
Эшлекле өлешкә кадәр шәһәр буйлап йөрергә һәм туган якны өйрәнү музеенда булырга өлгердек. Ул 1779 елда төзелгән Тау округының элеккеге Баш конторасы бинасында урнашкан. Завод идарәсе буенча экскурсиядә тарихи киңлекләргә яңа тормыш өрелүен күрдек: хәзер анда шәһәрне үстерү агентлыгы урнашкан, коворкинг эшли һәм җәмәгать чаралары уздырыла.
Менделеевск белән Сысертьның уртаклыклары күп – тарихның зур производстволар белән тыгыз үрелеп баруы һәм мирасны яңача аңлауга омтылыш. Сысерть округы башлыгы Дмитрий Нисковских шәхси инвестицияләрне җәлеп итү һәм җирле җәмгыятьләр белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлеште. Өлкәнең
Эшкуарлыкны үстерү фонды филиалының үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе дә өйрәнелде.
– Менделеевскида редакция базасында оештырылачак коммуникация үзәге төрле фикерләрне берләштерәчәк, халык, экспертлар һәм хакимият арасында конструктив сөйләшүне җайга салачак. Бу – «Татмедиа», муниципалитет һәм Мария Савичеваның уртак эше. Татарстанда безнең шәһәр мондый проектны гамәлгә ашыручы беренче шәһәр булачак, – дип билгеләп үтте район башлыгы Роберт Искәндәров.
Моннан тыш, «Менделеевские новости» командасы «Маяк» редакциясендә, яңа буын китапханәсендә һәм Сысертьның матбугат хезмәтендә булды. Шулай ук Екатеринбургка экскурсия оештырылды. Төп истәлекле урыннарны карадык.
Ельцин-үзәк. Борис Ельцин гомеренең күпчелек өлешен әлеге шәһәрдә үткәргән һәм сәясәттә карьерасын шуннан башлаган. Аның истәлегенә Ельцин-үзәк төзелгән: ул музейны, конференц-залны, китапханәне, арт-галереяне һәм башка киңлекләрне берләштерә. Музейның төп экспозициясе Россиянең беренче президентының биографиясе һәм сәяси эшчәнлегенә, шулай ук илдәге демократия тарихына багышланган.
Севастьянов йорты. XIX гасырда төзелгән неоготика стилендәге бу бина – шәһәрнең визит карточкасы. Йорт үзәктә, буа ярында тора.
«Высоцкий» манарасы («Исеть» манарасы төзелгәнчегә кадәр, бу 187 метрлы күктерәү Екатеринбургта иң биек бина дип санала иде). 52 нче катта күзәтү мәйданчыгы урнашкан, аннан 25 километрга кадәр тирә як яхшы күренә. Килүчеләр аудиогид алып, шәһәрне күзәткән килеш аның тарихы турында сөйләгәннәрне тыңлый алалар.
Плотинка. Бу Екатеринбургтагы күпер, аның бер ягында – Исеть елгасы, икенче ягында – шәһәр буасы. Плотинка – яшьләр ял итә торган, гаиләләр балалары белән йөри торган, урам музыкантлары уйный торган һәм очрашулар билгели торган җанлы урын.
– Хезмәттәшләребезгә кунакчыллыклары, яңа идеяләр һәм илһам өчен рәхмәт. Менделеевскидагы шәһәр коммуникацияләре үзәге мәгънәләр туа торган һәм уңай үзгәрешләр башлана торган тартым ноктасы булыр дип өметләнәбез, – дип бүлеште журналистлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев