Чара гимназиядә узды һәм Өлкәннәр көненә багышланды.
Кунаклар район башлыгы белән аралаша һәм сорауларын бирә алдылар. Валерий Сергеевич өлкән буынның җәмәгать тормышында актив катнашуын, инициативалар белән чыгыш ясавын, җитәкчелекнең аларны игътибарга алуын билгеләде.
– Сезнең энергия һәм актив тормыш позициясе – яшьләргә үрнәк. Без зирәк киңәшләрегезгә, район үсеше өчен озак еллар хезмәт куюыгызга чиксез рәхмәт сүзләрен белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озак елларга күңел көрлеге телим, – дип белдерде В. Чершинцев.
Көн геройлары өчен гимназистлар бәйрәм программасын тәкъдим итте.
Нет комментариев