Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар – завод горурлыгы

Җомга көнне ведомство ашханәсенең уңайлы залында "Менделеевсказот" химия производствосы ветераннарын хөрмәтләү кичәсен алып баручы Сәрия Абдрахманова ачты. Тантана хуҗаларына тәбрикләү сүзе белән предприятиенең генераль директоры Фирдис Абдрахманов мөрәҗәгать итте: - Хөрмәтле ветераннарны каршылауга ныклап әзерләндек, - диде ул, - хәтта завод ашханәсендә ремонтны да төгәлләдек. Сез - безнең горурлык, заводлыларның...

Җомга көнне ведомство ашханәсенең уңайлы залында "Менделеевсказот" химия производствосы ветераннарын хөрмәтләү кичәсен алып баручы Сәрия Абдрахманова ачты.
Тантана хуҗаларына тәбрикләү сүзе белән предприятиенең генераль директоры Фирдис Абдрахманов мөрәҗәгать итте:
- Хөрмәтле ветераннарны каршылауга ныклап әзерләндек, - диде ул, - хәтта завод ашханәсендә ремонтны да төгәлләдек. Сез - безнең горурлык, заводлыларның яшь буыны өчен үрнәк. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим.
Дәүләт Советы депутаты Р.Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров та котлау сүзләрен яңгыратты:
- "Менделеевсказот" хезмәткәрләре - предприятиегә тугрылыклы батыр кешеләр. Мин сезнең бер ел диярлек хезмәт хакы алмыйча эшләгән чорыгызны да хәтерлим. Шулай итеп сез заводны, җитештерүне саклап калдыгыз. Энтузиазмыгыз югары технологияле "Аммоний" комплексын төзү буенча алга баручы перспектив планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Заводлыларны сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина җылы тәбрикләде.
Завод ветераннары советы рәисе Раилә Козлова игътибар һәм кайгыртулары өчен предприятие җитәкчелегенә, профсоюз комитетына рәхмәт белдерде.
- Завод тарихы фактларга һәм вакыйгаларга бай. Музей булдыру эше башланды, - диде ул.
Бәйрәм программасын заводлылар Николай Макаров һәм Юрий Гудовский чыгышлары тулыландырды. Залдагылар "Шаян" бию ансамбленең һәр номерын алкышларга күмделәр.
Бу көнне шаян сүзләр, шат елмаюлар күп булды. Ветераннар бик теләп конкурс һәм уеннарда катнаштылар.
Яшь пенсионерлар "Ветеранга багышлау" ритуалын үттеләр һәм "Һәрвакыт формада булырга" дип ант бирделәр.
- Безнең ветераннар очкынлы. Аларны өлкән яшьтә димәссең дә. Алар - зур тәҗрибәле кешеләр. Ветераннар барлыгы 236. Бүгенге чарада 80е катнаша, калганнарының өйләренә барачакбыз, - ди профком рәисе Рәйхан Сабирҗанов.
- Без ел саен коллегалар белән очрашуны түземсезләнеп көтәбез. Мин инде алты ел пенсиядә, озак еллар бергә эшләгән коллегаларым белән аралашасы килә. Нина Литвинова һәм Гуля Фазлыева әле дә аммиак селитрасы төрү цехында хезмәт куялар. Гуля җитештерүгә 21 елын багышлады, бер тапкыр да больничныйда булмады, - ди ветеран Хәлимә Чепяшева.
Заводның нейтральләштерү һәм технология цехында хезмәт стажы 26 елдан арткан Нина Гридина болай дип өсти:
- Безне онытмыйча, җылы очрашулар оештыручыларга рәхмәт.

Лариса Кривилёва, Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделевск яналыклары Ќомга