Җәмгыять

Зиратка бару - SMS-пропуск белән

6 майдан башлап Татарстанда яшәүчеләр зиратка SMS-пропуск сервисы ярдәмендә бара алалар.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә. Элегрәк исемлектәге 4нче номерлы максатта «җирләүләрдә катнашу» күрсәтелгән иде. Үзгәрешләр кертү турында карар 30 апрельдә имзаланды. Исегезгә төшерәбез, зиратларга баруны тыю Татарстанда 11 апрельдән гамәлгә кергән иде.

Цифрлы пропускны онлайн, шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында һәм 2590 кыска номерга SMS-хәбәр җибәреп рәсмиләштерергә мөмкин.


Нет комментариев