Менделеевскида ТАССРның 100 еллыгына аллея барлыкка килде
ТАССР

Менделеевскида ТАССРның 100 еллыгына аллея барлыкка килде

«Ушков утраулары» паркы территориясендә 100 чыршы утыртылды, дип яза муниципалитет сайты.

Истәлекле аллея булдыру идеясын район башлыгы Валерий Чершинцев тәкъдим итте.

Яшь үсентеләр иҗтимагый киңлек территориясендә үз урыннарын алдылар. Тиздән аллея ял итү өчен менделеевлыларның тагын бер яраткан урыны булачак.


Нет комментариев