Афанасьевлар: Монаштан Америкага кадәр
Әниләр көненә тыйнак, хезмәт сөючән ханым Зоя Афанасьева һәм аның гаиләсе турында язуны максат итеп куйгач, төп йортка улларын һәм кызларын, оныкларын һәм оныкчыкларын җыюның катлаулы булуын аңладым.
Киленнәренең берсе Казанда укуда булып чыкты, икенчесе референдумда эшли, уллары һәм кул арасына керерлек оныклары урманга утын әзерләргә киткәннәр. Йортта мич ягылган, ялкын телләре өйне генә түгел, күңелне дә җылыта, камыр ризыклары исе килә. Аш бүлмәсендә хуҗаларның кызы Любовь, оныклары Ксения кайнашалар, кечкенәләр алты яшьлек София һәм дүрт яшьлек Лиза игътибар белән пазллар җыялар.
– Үскәч модель булам, – ди София.
– Ә мин табиб! – дип аңа сеңлесе кушыла.
Мондый кайгыртучан әби-бабасы, әти-әниләре белән кызларның хыяллары чынга ашачагына шик юк.
– Мин яшь чагымда ветеринария табибы булырга теләдем, – дип хатирәләрен яңарта Зоя Никифоровна, – укып чыгып, шул һөнәрне сайладым да. Ә менә кияүгә иртә чыгу планнарыма керми иде! Михаил бу турыда үз фикерен белдергәч, качтым. Ләкин ул үҗәт булып чыкты, эзләп тапты һәм өйләренә алып кайтты. Хәзер, 52 ел узганнан соң, иремнең мине һәрвакыт җил-давылдан саклап килүе турында горурланып әйтә алам. Икебез дә эштә булдык, мин – фермада, Миша көне-төне басуларда. Улларыбыз Илья һәм Александр кече яшьтән үк әтиләренең ярдәмчеләре булдылар, кызларыбыз Люба, Глафира һәм Ирина минем белән сыер саварга йөрделәр.
– Безнең әти-әни – хезмәт сөючәнлек, үзара хөрмәт һәм сабырлык өлгесе, – дип сөйли Любовь Михайловна, – безне дә шулай тәрбияләделәр.
Хәзер ата-ана эшен туган хуҗалыкларында калган, алар үрнәгендә ныклы гаиләләр корган уллары дәвам итә. Кызлары Илнәттә, Удмуртиядә, Яр Чаллыда гомер кичерәләр. Әби һәм бабайның горурлыгы – 16 оныгы һәм ике оныкчыгы. Лариса һәм Надежда Америкада яшиләр.
– Техника могҗизалары гаҗәпләндерә! – дип елмаялар өлкән Афанасьевлар, – күптән түгел уртак тормышыбызның 52 еллыгын билгеләдек, оныкларыбыз скайп аша котладылар, янәшәбездә утырган кебек аралаштык.
Бәхетле гаилә бәхетле мизгелләрдән тора, диләр. Афанасьевларның да мондый мизгелләре күп, алар гади әйберләрдән тора: һәрберсе альбомда кадерләп сакланган фотолардан, тәрәзә төпләрен ямьләндереп торучы гөлләрдән, мичтә пешкән тәмле пироглардан, өй тутырып яңгыраган балалар көлүеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев