Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Анастасия Иванова: “Ышаныч бүген дә минем белән”

Тыл һәм хезмәт ветераны Анастасия Иванова зур гаиләсе белән 90 яшен билгеләде.

Аны истәлекле дата белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, исаке Гришкин җирлеге башлыгы Валентина Мамакова тәбрикләделәр.


– Гаиләбез хәллеләрдән саналды, – дип сөйли Анастасия Ивановна, – шуңа да репрессия тегермәне безне дә читләтеп үтмәде. Йортыбызны, милкебезне, мал-туарны, ашлыкны алдылар. 12 яшьтән эшләргә мәҗбүр булдым. Болында печән җыючыларга булышырга алындым. Дөресен генә әйткәндә, мине анда ачлык китерде. Төшке ашка зур казанда аш – кәбестә, бәрәңге кисәкләре йөзеп йөргән сыек шулпа пешерәләр иде. Ышанмассыз, аның тәмен әле дә онытмыйм.


А.Иванованың хезмәт эшчәнлеге төзелеш белән бәйле, ул йөк ташучы да, түбә ябучы да була. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы туган хуҗалыгында эшли.


– Әниебез тынгысыз җан, – диләр балалары, – йорт мәшәкатьләрен үзе башкарырга тырыша, безне кайгырта, көн саен шалтыратып, хәлләребезне белә.


Кызлары һәм уллары кадерле кешеләренең сикәлтәле тормыш юлы узуын аңлыйлар. Кыенлыкларны җиңәргә Ходайга ышануы ярдәм итүен дә беләләр. Бу ышаныч бүгенге көндә дә Анастасия Ивановна белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев