Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Аның белән горурланабыз

22 ноябрьдә тыл хезмәтчәне, күп балалы әни Мәдинә Арсланова туганнары һәм якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр тормышындагы бу зур вакыйга район җитәкчелеге тарафыннан игътибарсыз калмады. Хөрмәтле ветеранны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров килде, ул Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткасы, чәчәк букеты...

22 ноябрьдә тыл хезмәтчәне, күп балалы әни Мәдинә Арсланова туганнары һәм якыннары янәшәсендә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр тормышындагы бу зур вакыйга район җитәкчелеге тарафыннан игътибарсыз калмады. Хөрмәтле ветеранны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров килде, ул Валерий Чершинцев исеменнән котлау открыткасы, чәчәк букеты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Әлфия Салаватуллина һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина тантана героена ихластан котлау сүзләре юлладылар.
Мәдинә Арслановна Россия Президенты Владимир Путин юллаган исемле открытканы тирән хөрмәт хисе белән кабул итеп алды.
- Әниебез өлешенә катлаулы сынаулар туры килгән, әмма ул авырлыкларны фидакарьлек белән кичереп, сигез баласына тормыш бүләк иткән. Без аның белән горурланабыз һәм аннан үрнәк алырга тырышабыз, - ди кызы Люция.
Таланты Ходайдан бирелгән
Мәдинә Арслановна 1919 елда Бондюгта туган.
- Балачагым илебез тормышындагы иң авыр елларга туры килде. Ачлык, ялангачлык. Йорт тирәсендә әремнән тыш башка үлән дә үсмәде. Әлегә кадәр ничек исән калуыбызны аңлап бетермим. Күрәсең, әти-әниләр үзләре туйганчы ашамыйча, ике энекәшем белән мине ашатырга тырышканнар. Әти дә, әни дә Карпов исемендәге химия заводында эшләделәр. Заводта ул вакыттагы эш шартлары турында сөйләп тә торасы юк дип уйлыйм, - дип сөйли Мәдинә апа.
1938 елда ул Алабуга педучилищесын тәмамлый, Тойма башлангыч мәктәбенә юллама ала.
- Мәктәпкә барырга киемнәре булмаганлыктан, балалар укырга йөрмәделәр. Өйләргә йөреп, әти-әниләрне балаларын укырга җибәрергә үгетләргә туры килде. Партиянең Бондюг район комитетына да мөрәҗәгать иттек. Беренче секретарь Бәдретдин Баһаветдинов мохтаҗ гаиләләргә кием һәм кәгазь капчыклар белән ярдәм итте, шулардан мин төннәр буена мәктәп дәфтәрләре тегә идем, - дип дәвам итә Мәдинә Арслановна.
Акрынлап яшь укытучы Тойма кешеләренең абруен яулап ала.
Сугыш
1941 елда Мәдинә ханымның ирен фронтка алалар, бер елдан гаиләгә аның һәлак булуы турында хәбәр килә. М.Арсланова бала белән ялгызы кала. Әти-әнисе Бондюгка кайтырга тәкъдим итә, әмма ул Тоймада калырга карар кыла. Мәдинә Арслановна укучылары белән бергә армый-талмый кырда эшли, уңыш җыя, печән чаба, авыл мәктәбе өчен утын әзерли.
- Ул вакытта барыбыз да бер максатны күздә тотып яшәдек - барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен. Хәтерлим, басуда зур казанда ботка пешерәләр иде. Укучылар өчен зур шатлык, чөнки өйләрендә ашарга юк, күпләр ачлыктан җәфа чигә. Яраланып кайткан фронтовик, колхоз рәисе балаларны ашаткан өчен мине һәрвакыт әрли иде: "Мәдинә, без монда ничек тә яшәрбез, ә менә фронтта авыр. Сугышчыларга ярдәм итәргә кирәк".
Сугыш елларындагы фикадарь хезмәте өчен Мәдинә Арсланова медаль белән бүләкләнгән.
Без барысын да эшләргә әзер
Тыныч тормыш һәм язмыш юбилярга үз бәхетен табу мөмкинлеге бирә. Яхшы мөнәсәбәте, кайгыртучан һәм игътибарлы булуы белән үзенә караткан сугышта катнашкан Гарифка кияүгә чыга ул. Алар Мәдинәнең туган җире Бондюгка күченәләр.
- Зур гаилә балалар тәрбияләү өчен җаваплылык таләп итте. Әти-әни булдыра алган кадәрле тырыштылар. Хуҗалык тоттылар, сыер асрадылар, җир участогы эшкәрттеләр. Әтинең фронтта алган яралары тынгы бирмәде, әмма ул зарланмады, соңгы көнгә кадәр оптимист булды. Әнигә һөнәрен алыштырырга туры килде. Ул колхоз базарына урнашты, 40 елдан артык контролёр вазифасын үтәде. Лаеклы ялга чыкканнан соң, үзен балаларына һәм 14 онык һәм 23 оныкчыгына багышлады, - дип өстиләр балалары. - Ул I һәм II дәрәҗә Ана даны медале белән бүләкләнгән. Без яраткан әниебез һәм әбиебезне кадерлибез, аңа сәламәтлек һәм иминлек телибез. Ул безнең өчен гаилә учагын саклаучы, кызыклы әңгәмәдәш, остаз һәм дус, өлкән яшьтә булуына карамастан, барлык вакыйгалардан хәбәрдар булыр өчен, әлегә кадәр район газетасын укый, бүлмә гөлләре үстерүдән үзенә яшәү өчен илһам ала.
Хөрмәтле Мәдинә Арслановна, сезне Аллаһы Тәгалә сакласын, алдагы елларда хәерле гомер бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск юбилей Менделеевск яцалыклары