Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Батыр очучы

Әфганстан һәм Чечня ветераны Минзәлиф Мөхәмәтшин хәрби хәрәкәттә катнашуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Курку белмәс солдат 700дән артык сугыш очышыы ясаган, парашюттан 986 мәртәбә сикергән.

Булачак очучының яшьлеге
Минзәлиф Сверлау өлкәсенең Кушва шәһәрендә туа. Бераздан гаилә Менделеевскиның Вахитов урамындагы йортка күчеп килә. Минзәлифның мәктәп еллары биредә уза.

– Без нык булып, чыныгып үстек, хәрби кеше, аеруча очучы булырга хыялландым, – дип сөйли М. Мөхәмәтшин.

Яшь егет үзенең киләчәк һөнәрен яхшы күзаллый һәм бу уңайдан бернинди дә иллюзияләр кормый. 2 нче мәктәпне уңышлы тәмамлый, аннан соң бишлегә генә Саратов югары хәрби авиация очучылар училищесын. Ул вакытта инде Әфганстанда сугыш бара.

700 сугышчан очыш
1986 елда Минзәлифне Әфганстанда беренче мәртәбә озакка сузылган командировкага җибәрәләр. Аннан соң чираттагысы1988-1989 елларда була.

– Сугыш һәркемнең күңелендә эз калдыра. Соңгы сугышчан очыш 1989 елның 12 февраленә туры килде. Бурычны үтәгәч, башка очучылар белән Союз ягына очтым, Үзбәкстанның Кокайда аэродромына утырдым. Әфганстан күгендә 700дән артык хәрби очыш ясадым, шуларның 300е төнлә белән. 1995 елда минем өлешкә Чечнядагы беренче кампаниянең сугышчан хәрәкәтләре тиде, – ди Минзәлиф Минехуҗиевич.

М. Мөхәмәтшин парашюттан 986 мәртәбә сикергән 1-го класслы хәрби очучы.

Ветеранның күкрәгендә
Минзәлиф Минехуҗиевич үз батырлыгы турында сөйләргә яратмый торган ир-атлар категориясеннән. Әмма сугышччан бүләкләре аның кыюлыгын дәлилли. М.Минехуҗиевич арсеналында III дәрәҗә «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт итү», Кызыл Йолдыз, Батырлык орденнары, «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт итү» СССР Югары Советы Президиумы грамотасы, «Сугышчы-интернационалистка» значогы һәм башка бихисап медальләр.

Әфганчының тыныч тормышта тормышы
2001 елда Минзәлиф Мөхәмәтшин Мәскәүдә хәрби академияне уңышлы тәмамлый, Төньяк Боз океанында, Яңа Җирдә РФ Үзәк Полигонының начальник (генерал) урынбасары вазифасында служба уза.

Хәрби Көчләрдәге хезмәте полковник дәрәҗәсендә төгәлләнә. Бүгенге көндә ул Рязаньда яши, муниципаль мәдәни үзәк директор урынбасары булып эшли. Мөмкинлек чыкканда, Менделеевскига кайта, биредә әти-әнисе күмелгән. Яраткан энекәше белән очрашуга апасы Лилия Минехуҗиевна, туганнары һәм дуслары чиксез шат.

Фото М. Мөхәмәтшина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев