Чын ир-егет эше
Сергей Смирновны яшьлегендә автомобильләр, кызу йөрү җәлеп итә. Ул вакытта егет шеф-пешекче һөнәре турында уйламый да.
– Мәктәптән соң белгечлек сайлау алдында калдым, – дип сөйли Сергей, – дустым Артём документларны кулинария училищесына тапшырырга күндерде. «Бу саташу, мин пешекче булмыйм», дип уйладым. Автокаланың җәмәгать туклануы учреждениеләренең берсендә практика узган чорда эшнең нечкәлекләренә төшенү теләге туды.
Ул икътисадчы, автослесарь һөнәрләрен дә үзләштерергә өлгерә, кызу йөрү турындагы хыялын тормышка ашырып, машина ала.
– Юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйм, – дип елмая егет.
Сергей Аркадьевич дүрт елдан артык безнең шәһәрнең җәмәгать туклануы системасында универсал шеф-пешекче булып хезмәт куя. Ир-атлар ризык әзерләгәндә йөрәк җылысын бирәләр, диләр. Бу безнең язмабыз героена да кагыла.
– Осталыгымны даими камилләштерәм, – дип бүлешә ул, – мин кулинария сайтларының, китап кибетләренең еш кунагы, махсус әдәбият алам. Тәм ягына килгәндә, ингредиентларның дөрес пропорциясен саклау мөһим: салып җиткермәсәң, я артык китсә, ризыкны боздың дигән сүз. Без кулинария үлчәвеннән файдаланабыз.
Эшләү елларында Сергейга гади бутербродлардан алып катлаулы тәгамнарга кадәр бик күп төрле ризыклар әзерләргә туры килгән.
– Бервакыт эченә диңгез продуктлары тутырылган чөгә балыгына заказ булды, – дип дәвам итә шеф-пешекче, – процесс вакытны күп ала, ләкин нәтиҗә көткәннән дә яхшырак килеп чыкты, кунаклар канәгать калдылар.
Аның иң яраткан ризыгы – бәлеш, татар кухнясының “патшасы” белән туганнарын һәм якыннарын бик рәхәтләнеп сыйлый.
– Өйдә бик әзерләргә тырышмыйм, – дип бүлешә С.Смирнов, – игътибарымны башка эшләргә юнәлтәм.
Ул, һәр ир-ат кебек, йорт төзергә, агач утыртырга һәм бала үстерергә хыяллана.
– Бу вакыйгалар өчен үтә дә үзенчәлекле ризыклар булачак!
Сергей Смирновтан блиц:
– Яраткан мавыгуың?
– Марафон йөгереше, Казанда ярыммарафонда катнаштым.
– Кешеләрдә нинди сыйфатны хөрмәт итәсең?
– Намуслылыкны.
– Дөньяның теләсә нинди почмагында шәхси рестораныңны ачу мөмкинлеге туды дип күз алдыңа китер. Нинди урынны сайлар идең?
– Океаниянең экзотик утрауларын.
– Нинди кухняга өстенлек бирәчәксең?
– Дөнья халыклары кухнясына.
Шеф-пешекчедән гөмбә һәм болгар борычы белән каймаклы соуста тавык
Ингредиентлар:
- 350 грамм тавык ите,
- 250 грамм шампиньон,
- 1 болгар борычы,
- 180-200 грамм каймак,
- 1 башлы суган,
- 1 аш кашыгы он,
- кыздыру өчен көнбагыш мае,
- тәм буенча тоз һәм борыч,
- петрушка яшеллеге.
Тавык итен юып корытырга һәм саламлап кисәргә. Гөмбәне, суган һәм борычны турарга Аларга тоз һәм борыч сибеп. Көнбагыш маенда кыздырырга. Гөмбә алтынсу төскә кергәч, тавык итен кушарга, тагын 5-10 минут кыздырырга. Каймак салып. Утны сүрәнәйтергә һәм 5-7 минут томалап пешерергә. Куелату өчен он кушып, бераз томалап торырга. Өстәлгә бирер алдыннан петрушка яшеллеге сибәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев