Кайгырту һәм хөрмәттә
Мартның беренче яртысында безнең районның ике кешесе 90 яшьлек юбилейларын билгеләде.
Котлаулар белән Түбән Камага
Сәетҗан Гыймадиев тумышы белән Татар Сарсазы авылыннан. Аның сугыш урлаган балачагы колхозда уза. Сугыштан соңгы авыр елларда да хуҗалыкны торгызуга үзеннән өлеш кертә.
– Бәхетемне читтән эзләмәдем, – ди Сәетҗан Галимҗанович, – туган авылымда калдым.
Чын ирләргә хас булганча, ул йорт төзи, агач утырта, җәмгыятькә лаеклы балалар үстерә. Яраткан тормыш иптәшен югалту зур кайгы була. Балалары әтиләрен кышка Түбән Камага алып китәләр. РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Чершинцевның исемле открыткалары, истәлекле бүләк аны нәкъ шунда тапты. С.Гыймадиевта котлау миссиясе белән Песәй җирлеге башлыгы Вильдан Мөхәмәтгалиев булды.
Фото С.Гыймадиев архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев