Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Миңсылу Батылова 90 яшен билгеләде

Миңсылу Миңлехановна өлешенә авыр сынаулар туры килде.

Әтисен фронтка алдылар, 1943 елда әнисе үлә. Биш бала апалары тәрбиясендә кала, соңрак ул М.Батылованың кызын да тәрбияли – Гөлнисаны.

– Бик иртә эшли башладым, – дип искә ала ветеран, – хезмәт биографиям колхоз белән бәйле.

Ул сугышта катнашучы толы буларак акчалата компенсацияне торак алуга сарыф итә һәм кызы әнисен үз янына ала.

– Туган якларны сагынам – матур табигатьле Мөслим районын, – дип дәвам итә Миңсылу Миңлехановна. – Шул ук вакытта шәһәрдә шартлар уңайлы: җылы, якты, якыннарымның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшим.

Мөселман исемле (Миңсылу – «сөйкемле, ягымлы» дигәнне аңлата) бу мөлаем ханым чынлыкта милләте буенча мари, туган телендә, рус һәм татар телләрендә дә камил сөйләшә.

Хезмәт һәм тыл ветераны янында котлау миссиясе белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильдар Сафин, ветераннар Советы һәм «Альфа» ТИС рәисләре Любовь Сорокина һәм Лидия Маслова булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев