Менделеевскида яшәүче Тихоновлар алтын туйларын билгеләделәр
Бондюг төбәгендә туып-үсеп, биредә гомер кичергән күркәм парлар Людмила Петровна һәм Валентин Григорьевич Тихоновлар алтын туйларын билгеләделәр.
Ярты гасыр дәвамында бер-берсенә тугры булып яшәгән гаилә шушы көннәрдә бихисап котлаулар кабул итте.
Людмила Петровна һәм Валентин Григорьевич Тихоновларны истәлекле вакыйга белән район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин котлады, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга ЗАГС бүлеге начальнигы Татьяна Алексеева, “Л.Карпов исемендәге химия заводы” АҖ профсоюз комитеты һәм ветераннар советы рәисләре Рөстәм Борһанов һәм Татьяна Митшина, «Карповчы» ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, якыннары һәм туганнары кушылдылар, тән саулыгы, бәхет, гаилә иминлеге теләделәр һәм бүләкләр бирделәр.
Яшьлек елларында Валентин һәм Людмила тара цехында танышалар, аларның мәхәббәте гомер буена җил-яңгырдан саклый. Әлеге парлар Л.Карпов исемендәге химзаводта кырык елдан артык хезмәт куялар. Алар бергәләп ике бала – Павел һәм Еленаны тәрбиялиләр, дүрт онык һәм өч оныкчык үстерергә булышалар.
– Һәр гаиләгә озын һәм бәхетле гомер телибез, – диләр Тихоновлар. – Безнең илле ел күз ачып йомганчы узды, кайгы-шатлыкларны бергә бүлдек, бер-беребезгә юл куеп, терәк булып яшәдек. Тату яшәүнең сере шунда.
Людмила Петровна һәм Валентин Григорьевич Тихоновларның тормыш юлы һәркемгә матур үрнәк, аларга киләчәктә дә бәхетле һәм имин тормыш юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев