Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Музыка белән илһамланып

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абрамова – иҗат кешесе, ярдәмчел, тормыш сөючән, үз эшенә чиксез бирелгән һәм балаларны ярата. Нәкъ менә аның җитәкчелегендәге учреждениедә сайлаган һөнәргә кызыксыну уяталар, дәресләргә стимул бирәләр һәм яңа музыкаль офыкта яңа “йолдызчыклар” кабызалар.

Музыкага юл 
– Җиде яшьтән әти-әниемне музыкаль мәктәпкә язуларын үтендем. Ләкин анда дүрт елдан соң гына кердем, ул вакытта Забайкальеда яшәдек. Әтием Азат Якупович кадрлар офицеры иде, хәрби шәһәрчектә хезмәт итте һәм без аның янәшәсендә булдык. Чита өлкәсенең Горный посёлогында бишьеллык уку курсларын тәмамладым, – ди Алия Азатовна. 


А.Абрамова Чита музыкаль училищесына керә, соңрак Менделеевскига күчәләр, ул Түбән Каманың музыкаль училищесына күчерелә. Дирижёр-хор җырын бишкә генә тәмамлый, соңрак – Самара мәдәният һәм сәнгать дәүләт академиясен. 


– Минем эздән кызым Дарина да китте. Ул БСМдә хореография, җыр, фортепианода уйнау белән шөгыльләнә, – дип дәвам итә Алия Азатовна. 


БСМ гомерлеккә йөрәктә 
Балалар сәнгать мәктәбендә Алия Азатовна 2004 елдан эшли. 2015 елның октябреннән директор итеп билгеләнә. 


– Безгә уку процессы гына түгел, балаларны чын кешеләр итеп тәрбияләү, аларда рухи, әхлакый сыйфатларны үстерү дә йөкләнгән. Эштән канәгатьләнү хисе табам, педагогик коллектив иҗади һәм инициативалы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр, – ди ул. – Мәктәптә музыкаль сәләтне үстерү өстендә эшлибез, балаларны җырларга, уен коралларында уйнарга өйрәтәбез. Һәр бала сәләтле, без аларның талантын үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итәбез. 


Иҗади һәм ярдәмчел җитәкче 
Үзенең вокал осталыгы белән Алия Азатовна укучыларына һәм коллегаларына үрнәк булып тора. Ул район, шәһәр чараларында, концертларда актив катнаша, Бөтенроссия, республика һәм региональ бәйгеләрдә җиңүләр яулый. 


– Алия Азатовна заманча мәктәптә идарә итүнең теория һәм практикасын яхшы белә, педагогика һәм психология мәсьәләрендә компетентлы. Ул актив тормыш позициясе булган иҗади җитәкче. 
А.Абрамова белем һәм тәрбия бирүнең оптималь юлларын эзли һәм таба, нәтиҗәле контроль тәэмин итә. Яңа идеяләр эзли, педагогикада һәм музыкаль белем бирүдә яңа тенденцияләр белән кызыксына, – диләр хезмәттәшләре. 


Хәрәкәттә һәм үсештә 
Алия Абрамова һөнәри осталыгын даими арттыра, семинарларга бара, шәһәр, республика, региональ, бөтенроссия конференцияләрендә катнаша, үзенең педагогик тәҗрибәсен ачык дәресләрдә, мастер-классларда, язмаларында күрсәтә. 


БСМда эшләү дәверендә Алия Азатовна иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләрен яклау өчен “Перспектива-2011” номинациясендә ТР хөкүмәте Гранты, ТР Министрлыгы һәм мәдәният Идарәсенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 


Бу көннәрдә Алия Азатовна түгәрәк датасын билгеләде. Бәхет, сәламәтлек, яңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп котлауларга туганнары һәм якыннары, дуслары, яраткан коллегалары һәм укучылары кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев