Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

“Әни” дигән ягымлы сүз

Тагайда яшәүче Матрёна Ефремова 90 яшен билгеләде.

Аны истәлекле дата белән ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм Абалач җирлеге башлыгы Илнар Исрафилов тәбрикләделәр. 

Матрёна Никифоровна бик иртә ятим кала, әнисе сугышка кадәр үлә, әтисе яу кырында хәбәрсез югала. 
– Ул чорда авыр иде, – дип күз яшьләре аша сөйли ветеран, – ачлык кичердек, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны югалтудан кайгырдык. Хәтеремдә аеруча ике мизгел уелып калган: басуга алабута җыярга бардым һәм аны тапмыйча кайттым. Икенче очракта аяк киемем булмау сәбәпле егетем белән очрашуга чыга алмадым. Ә бәлки бу Ходайдан билге булгандыр? 


Шуңа күрә, язмышын өч бала белән тол калган Илья белән бәйләү мәсьәләсе тугач, кыз һич икеләнмичә ризалаша. Надежда, Владимир һәм Людмила аңа ягымлы итеп “әни” дип дәшәләр, кайгырталар һәм ярдәмнәреннән ташламыйлар. 


– Ул безгә чыннан да әнине алыштырды, – дип бер-берсен бүлү-бүлә сөйлиләр улы һәм кызлары, – йөрәк җылысын, барлык мәхәббәтен бирде, баларыбызны һәм оныкларны үстерешергә булышты. 


Алты оныгы, тугыз оныкчыгы әбиләре янында еш булалар, аның тормыштан алынган гыйбрәтле тарихларын тыңларга яраталар. 


М.Ефремова әле дә эшсез утырмый: кош-корт асрый, бакчасында идеаль тәртип булдыра. Ул сәламәт яшәү рәвеше тарафдары, мөмкинлекләреннә чыгып иртәнге зарядкасын да ясый. 


– Килүегез өчен рәхмәт, – диде ул кунакларга, – күңелле минктлар бүләк иттегез, кичкә ахирәтләремне көтәм: яшьлегебезне искә төшерербез, чәй эчәрбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев