Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Оста куллы тыл хезмәтчәне

Хезмәт сөючән һәм кул эшләре остасы Галина Баранова 90 яшен билгеләде.

Данлыклы традиция
Олы яшьтә булуына карамастан Галина Афанасьевна тирә-юньдәгеләрне мөләемлеге, тормыш сөючән һәм изге күңелле булуы белән сокландыра.

Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләләр буенча урынбасары вазифасын башкаручы Айдар Сәфәргалин, «Посёлок» ТИС рәисе Екатерина Кузнецова килделәр, ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләделәр. Кунакчыл Галина Афанасьевна һәркемне ачык йөз белән каршылады һәм Россия президенты Владимир Путиннан һәм район башлыгы Валерий Чершинцевтан изге теләкләр, бүләкләр кабул итте.

Тормыш сукмаклары
Галина Баранова Менделеевскига Казахстаннан килгән. Ул җиңел булмаган тормыш юлы узган. Курган төбәгендә узган яшьлек еллары сугыш чорына туры килә. Шулай булуга карамастан Галина Афанасьевна үзен бәхетле, тормыш сөючән дип саный. Чөнки ул өч баласы Василий, Лилия, Ольга, биш оныгының игътибарын һәм ихтирамын тоеп яши.

– Әни – иң кадерле, безне бер сүздән аңлый торган кадерле кешебез, бар нәрсәдән дә яхшылык таба. Ул зирәклек һәм миһербанлылык үрнәге. Озак еллар яшәвенең сере – хезмәтне ярату һәм тормыш сөючәнлек, – ди кызы Лилия Лаптинова.

– Г.Баранованың йорты һәм бакчасы һәрвакыт тәртиптә. Ул кызыклы әңгәмәдәшче, ярдәмчел, бервакытта да күңелен төшерми, – дип фикерләре белән уртаклашты Венера Пискунова.

Кул эшләре остасы
Туган көнен ветеран яхшы кәеф белән каршылады. Кул эшләре остасы Галина Афанасьевна җылы һәм матур оекбашлар бәйли. Килгән кунаклар артыннан ул “Кама таңнары” приютында тәрбияләнүчеләргә үзе бәйләгән әйберләрне бүләк итеп җибәрде.

– Тынычлыкның кадерен белегез, аннан да кадерле нәрсә юк. Балалар – безнең киләчәгебез, алар бервакытта да кайгы күрмәсеннәр. Изге күңелле, кешелекле булып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев