Ветеран сафта
Туган көнен сугыш һәм хезмәт ветераны Билал Вәлиев билгеләде.
Ул 10 нчы холык төзәтү колониясендә сәясәт часте буенча начальник урынбасары вазифасын башкара, анда 27 ел нәтиҗәле хезмәт куя. Б. Вәлиевны
истәлекле көне белән колония начальнигы Сергей Харкевич, ИК ветераннар һәм «Химик» ТИС советлары рәисләре Тамара Тунгускова һәм Әлфия Талыйпова котладылар. Сергей Харкевич ветеранга бүләк тапшырды һәм тән саулыгы, имин тормыш теләде.
– Хөрмәтләвегез өчен зур рәхмәт. Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел һәм җаваплы, шуның өчен коллективка уңышлар телим, – дип белдерде шәһәребез аксакалы саубуллашканда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев