Ветеранның 95нче язы
Тыл һәм химзавод ветераны Татьяна Воробьёва күркәм юбилеен билгеләде.
Татьяна Васильевнаның хезмәт биографиясе Л.Карпов исемендәге химзавод белән бәйле. Ул фармакопея, реактив тозлар цехларында эшли.
– Сугыш елларында завод фронт ихтыяҗлары өчен яраклаштырылды, – дип искә ала ветеран. – Безнең участок хлорлы кальций җитештерде. Сугыш хәтеремдә авыр эш белән генә түгел, ачлык белән дә калды. Түземсезләнеп яз җитүен, үләннәр чыгуын көтә идек. Өшегән бәрәңге белән алабута күмәче төп ризыкларыбызның берсе булды.
Хәзер Т.Воробьёва кызы Галина, улы Владимир тәрбиясендә, җиде оныгы, шул кадәр үк оныкчыгы хәлен белеп торалар.
– Әниебез бик сабыр, дини кануннар буенча яшәрәг тырыша, – диләр балалары, – тормыш иптәшен, улын югалту ачысын кичерде.
Юбилярда котлау миссиясе белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, район һәм завод ветераннар Советлары, химик предприятие профкомы рәисләре Любовь Сорокина, Татьяна Митшина һәм Рөстәм Борһанов булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев