Яраткан апаларына бәлеш
Якыннары татар халкының милли ашын яраткан апалары Наҗия Галиеваның юбилеена пешерделәр.
Наҗия Галиевна 90 яшен билгеләде. Ул гомере буена “Кама” колхозында эшләгән, сабанчы, дуңгыз караучы, сыер савучы булган.
– Сугыш чорында Алабугадан пунктыннан Казанга сыерлар куып барганыбыз истә. Малларны мәркәзебезнең ит җитештерү пунктына алып бардык. Миңа ул чакта 15 яшь иде. Юлыбыз бер ай дәвам итте: Көндезен һава торышы бераз яхшырак, көн яңгырсыз булса сыерларны яланда йөртәбез, төн кунарга алда очрый торган авыл кешеләре белән килешүләр төзибез. Билгеле пунктка кичке унга барып җиттек.
Наҗия әби ялгызы яши. Ходай Тәгалә аңа балалар бирмәгән, ике ел элек ирен дә җирләгән. Ветеранны танышының балалары тәрбияли. Җыйнак кына өендә кеше һәрвакыт күп. Юбилей көне дә искәрмә булмады. Мул табын янына якыннары җыелды, алар ветеранга җылы теләкләр юлладылар. Наҗия Галиевна янында котлау миссиясе белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина һәм Бәзәкә җирлеге башлыгы Ильмир Кашафетдинов булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев