Язмыштан зарлану көчсезләргә хас
дип саный шәһәрле Раиса Баранова.
Энергияле
Ачык йөзле, изге күңелле кеше белән очрашкач күңелгә рәхәт була. Безнең шәһәрдә шундый кешеләр яшәвенә шатланам. Яшиләр, сәләтләрен үстерәләр, балаларын һәм оныкларын тәрбиялиләр, аларның кулларыннан бар эш тә килә. Пөхтә, зыялы, аралашучан – күптән түгел юбилеен үткәрүче Раиса Баранованы мин шулай итеп күрдем. Ничә яшь тулуын әйтеп тормыйбыз, хатын-кызларда шулай кабул ителгән, күзләреннән аның энергияле, актив булуы күренә.
Тамырлары
Ул Алабуга районында туган, 16 яшендә әти-әнисе белән ул вакытта ук Бондюгка килә.
Әти-әнисе Раисадан башка тагын дүрт баланы тәрбияли.
– Авыр яшәдек, туган авылда ут һәм яшәр өчен шартлар булмады, әти һәм әни фермада эшләделәр. Хәзер искә төшерсәм тәннәрем чымырдап китә. Яшь чакта беркем дә эшләргә мәҗбүр итмәде, без үзебез хезмәт Яратып үстек. 14 яшьтә печән чаптым, хуҗалыкта, бакчада ярдәм иттем, – дип искә ала язмабыз герое.
Кырык биштә
Раиса Игнатьевна балачакта салынган нәкъ менә шушы сыйфатлар зур үскәч авырлыклардан курыкмаска ярдәм итте дип саный. Менә шундый көчле ихтыярлы хатын-кыз гына 45 яшендә үзенең кече бизнесын ачарга җөрьәт итә
– Тырышып карыйм, дип уйладым, үзем һәм балаларым өчен тырыштым. Катлаулы иде ул вакытта, ләкин кем тәвәкәлләми, шул бервакытта да аңламячак һәм бәяләмячәк, аның нәрсә икәнен. Базарда башладым, бераз вакыттан посёлокка күчтем. Зур авырлык белән бина сатып алдым, анда минем тормышымның бер өлеше урын алган, – дип сөйли Р.Баранова.
20 ел отпусксыз
Ышанмассыз, ул 20 ел отпускага чыкмаган. Үзенең туган көнендә дә эшләгән, туганнары, дуслары юбилярны өендә түгел, башка урында котлаганннар.
– Мин бер урында гына утырып тора алмыйм, шуның өчен күп нәрсәгә өлгерәм, – дип билгели Раиса Игнатьевна. – Үземнең балалардан һәм аларның гаиләләреннән ярдәм алам. Дүрт оныкны тәрбияләргә булышам. Алар өчен яшим.
Раиса Игнатьевна өчен еллар сизелмичә дә узган дип уйлыйм. Аның өчен “авыр” яисә “булдыра алмыйм” дигән сүзләр юк. Ул әни, тормыш иптәше, бизнесуомен, яхшы кеше, димәк, барысына да үрнәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев