Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»лар гармунчылар турында җыр башкара

Татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләүдә «СалаваTik» проекты зур эш алып бара.

Бүген Интернетта «СалаваTik»ларның Габделхак Шакиров сүзләренә язылган, композитор Риф Гатауллин көенә иҗат ителгән «Гармун алыйк әле, дускай» җырының видеосы чыкты.

«Татар халкы – элек-электән җыр-моңга гашыйк халык. Бер бәйрәм дә  гармун-баяннан башка узмый. Без, үсеп килүче буын, нәни тамашачыларыбызны татар халык музыка уен кораллары белән дә таныштыру максатыннан, үзебезнең «СалаваTik»ларыбызга әлеге җырны сайладык. Видео төшергәндә чын баянчыларны да чакырдык. Казан дәүләт мәдәният институты өлкән мөгаллиме, балалар филармониясе дирижеры,  инструменталь ансамбль җитәкчесе Ганиев Илнур Шәһит улы бик теләп безгә ярдәм итәргә ризалык бирде. Видеода аны һәм аның шәкертләрен күрергә мөмкин», – дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Быел 5 еллык юбилей концерты үткәрдек. Мин бөртекләп инструменталистларны: баянчыларны, гармунчы, скрипкачы, домрачы, кубызчы һәм курайчылар, бәрмә уен коралларында уйнаучыларны җыйдым. Алар Гөлназ Җәмилевна җитәкчелегендәге вокаль ансамбльгә кушылып да уйнады, аерым да чыгыш ясады. Видеоклипта аларның уйнаганнарын карап, балалар баянда яисә башка уен коралларында уйнарга теләсәләр, без аларны Балалар филармониясенә көтеп калабыз», – ди Илнур Ганиев.

Чыннан да, татар халык җырларына мәхәббәт тәрбияләүдә «СалаваTik» проекты зур эш алып бара. Ел саен нәни дусларына Яңа елга күчтәнәч әзерли. Быел да 20 декабрьдә «СалаваTik»лар Яңа ел концерты оештыра.

Җырлы-биюле тамашада беренче тапкыр «СалаваTik» балалар студиясе укучылары да катнаша. Театральләштерелгән татарча Яңа ел бәйрәме балаларны да, әти-әниләрне дә битараф калдырмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев