Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Игелекле, мәрхәмәтле һөнәр ияләре

12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу уңайдан "Юность" район мәдәният йортында тантана булды. Аның төп геройлары - ак халатлы шәфкать ияләре. Араларында күп еллар менделеевлылар сәламәтлеге сагында торучылар да, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучылар да бар. Аларны шәфкать туташы һөнәрен сайлауга нәрсә этәрде икән, кайберләренең фикерләре белән кызыксындык....

12 май - Халыкара шәфкать туташлары көне. Бу уңайдан "Юность" район мәдәният йортында тантана булды.
Аның төп геройлары - ак халатлы шәфкать ияләре. Араларында күп еллар менделеевлылар сәламәтлеге сагында торучылар да, бу өлкәдә беренче адымнарын ясаучылар да бар. Аларны шәфкать туташы һөнәрен сайлауга нәрсә этәрде икән, кайберләренең фикерләре белән кызыксындык.
Фельдшер-акушерлык кабинетында хезмәт куючы Галина Сергеева медицинага дүрт дистәдән артык гомерен багышлаган:
- Мин әниемнең яшьлек хыялын тормышка ашырырга теләп медучилищега укырга кердем. Ул - сугыш чоры баласы. Күңелем ятмаса, авыруларга ярдәм итү теләге булмаса, шул гомер эшләмәс идем. Кешеләргә аякка басарга булышу зур канәгатьлек бирә.
Елена Кузнецова инфекция бүлегендә бер ел хезмәт куя. Мәктәпне тәмамлагач, Ижевск медколледжында белем ала.
- Башка һөнәр турында уйламадым да, чөнки туганнарым арасында медиклар күп. Хәзер дә киңәшләре, тәҗрибәләре белән уртаклашалар.
Медицина ветераны Нина Шишкина үзәк хастаханә сукмагыннан 42 ел атлый.
- Танышым Анна Павловна (Алабугада өлкән шәфкать туташы) минем өчен эталон булды. Аның үрнәгендә иңемә ак халат салдым. Хезмәт итү чорында төрле очракларга юлыксам да, Гиппократ антына тугры калдым. Безнең һөнәрне сайлаучылар - мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатларына ия булган кешеләр.
Чараны алып баручы табиб-лаборант Полина Грудцова җыелганнарны бәйрәм белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде һәм кешелек тормышында шәфкать туташларының әһәмиятенә, сугыш елларында күрсәткән батырлыкларына тукталды.
Көн геройларын район башлыгы Игорь Привалов тәбрикләде һәм урта медперсоналның медицинаның нигезен тәшкил итүен, табибларның ышанычлы ярдәмчеләре булуын белдерде, педиатрия бүлеге, өлкәннәр поликлиникасының гомум практика табибы шәфкать туташлары Зоя Козловага, Венера Числюкка, фельдшер-лаборант Гүзәлия Фәттаховага Мактау грамоталары тапшырды.
Үзәк больницаның баш табибы Мөслим Гилёв та коллегаларын һөнәри бәйрәм белән котлады, аларның эшенә югары бәя бирде.
Физиотерапия бүлеге массажчысы, эндоскопия, инфекция, фтизиатрия бүлекләре, функциональ диагностика кабинеты, өлкәннәр поликлиникасы участок шәфкать туташлары Рәвия Касыймова, Ольга Нигъмәтуллина, Ильмира Талевнина, Галия Кәримова, Ольга Семенова, Гөлсинә Миңнәхмәтова Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Баш шәфкать туташы Рәзинә Никитина, армия сафларында медбрат булып хезмәт иткән Владимир Трапезников та сәламәтлек сагында торучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Игелекле һөнәр ияләре Екатерина Азина, Фаина Колесникова, Розалия Садриева, Фәнүзә Исмәгыйлова, Гөлчәчәк Тимергалиева Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
Үзешчәннәр бәйрәм кунакларына иң отышлы җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр.
Фәймә вахриева
гөлшат гыйләҗева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары даталар