Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Медиклар турында сез нинди фикердә?

Бу көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Вәсилә Мортазина үз гомерендә ярдәм сорап бер генә мәртәбә булса да табибларга мөрәҗәгать иткән менделеевлылар белән әңгәмә кордылар. Раиса Обидина, хезмәт ветераны: - Стоматолог Николай Федоровны беренче ел гына белмим. Шушы вакыт эчендә пациентларына һәрвакыт ярдәм итәргә...

Бу көннәрдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең корреспондентлар Роза Шәрәфиева һәм Вәсилә Мортазина үз гомерендә ярдәм сорап бер генә мәртәбә булса да табибларга мөрәҗәгать иткән менделеевлылар белән әңгәмә кордылар.
Раиса Обидина, хезмәт ветераны:
- Стоматолог Николай Федоровны беренче ел гына белмим. Шушы вакыт эчендә пациентларына һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган сизгер күңелле кеше булуына инандым. Николай Васильевич коллегалары белән бергә кешеләргә сәламәтлек һәм матур елмаю мөмкинлеге бирә. Теш сызлавы белән җәфаланмаганнар өчен аларның һөнәре гадәти, бернинди батырлык һәм уникальлек юк кебек. Әгәр стоматолог авыр хәлгә калгач ярдәм итсә, хезмәтләренең никадәр дәрәҗәдә кирәкле һәм әһәмиятле булуын айлыйбыз.
Оксана Казакова:
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан гаиләбез үзәк больницаның ашыгыч ярдәм бүлеге коллективына ихластан рәхмәт белдерә.
Сезгә рәхмәт әйтү генә аз булыр. Соңгы бер ел ярым эчендә безнең гаилә өчен күп ярдәм күрсәттегез: улыбыз һәм энебез Тимурның тормышын берничә мәртәбә саклап калдыгыз, республиканың башка шәһәрләрендәге медицина учреждениеләренә озата барып, булышлык күрсәттегез. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тиз арада ярдәм күрсәткәнегез, һөнәри осталыгыгыз һәм түземлелегегез, изге күңелле, олы йөрәкле булганыгыз, кеше хәлен аңлап булышлык күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.
Григорий Тарасов, пенсионер:
- Мин Татар Чаллысында яшим, 77 яшь. Авыруларым бихисап, шунлыктан шәфкать туташы Ирина Малкова бездә еш була. Авылда аны яраталар, хөрмәт итәләр, аңа ышаналар. Докторыбыз кеше хәлен аңлый, ярдәм итәргә тели һәм моны булдыра да. Чын белгеч шундый сыйфатларга ия булырга тиеш. Күршемдә тыл һәм хезмәт ветераны Анна Рябова яши, кичә генә аңа фельдшер чакырттык. Авылда нигездә өлкән яшьтәге кешеләр, Ирина Александровна алар өчен коткаручы. Фельдшерыбызга зур рәхмәт, авыр хезмәтендә сәламәтлек, уңышлар, яхшы кәеф һәм гаилә бәхете телибез.
Респондентларның күбесе исемнәрен атарга теләмәде. Алар үзәк район больницасында белгечләр җитмәүгә, хезмәт күрсәтү сыйфатына ризасызклык белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру