Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Вакытында дәвалану – озак һәм сәламәт яшәү гаранты

Район үзәк больницасында ВИЧ-инфекция һәм аның белән бер үк вакытта булган авыруларны профилактикалау, дәвалау буенча комиссия утырышы булды. Комиссия рәисе - социаль мәсьләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов утырышны алып барды. Комиссия утырышында баш табиб урынбасары Дамира Кашапова, башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр...

Район үзәк больницасында ВИЧ-инфекция һәм аның белән бер үк вакытта булган авыруларны профилактикалау, дәвалау буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия рәисе - социаль мәсьләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов утырышны алып барды. Комиссия утырышында баш табиб урынбасары Дамира Кашапова, башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров, полициянең участок вәкилләре бүлекчәсе начальнигы вазифаларын үтәүче Иван Егоров катнашты. Билгеләнгән темага профилактик эшчәнлек турында үз чыгышында Дамира Кашапова төп бурычларның берсе буларак яшь гражданнар арасында ВИЧ-инфекциялеләрне социальләштерү һәм аларны җәмгыятькә кайтаруны билгеләде.
- Иртәрәк дәвалана башлау күп нәрсәне үзгәртергә мөмкин, - дип ассызыклады Дамира Харисовна. - Хәзер ВИЧ-инфекцияле кешеләргә дә озак һәм сәламәт яшәүне гарантияләүче препаратлар бар. Шуның өчен ВИЧ-статусны ачыклау һәм вакытында дәвалана башлау мөһим.
Табиб-нарколог Нурия Әхмәдуллина чыгышы медицина тикшерүе, наркотик матдә белән бәйлеләрне барлау юлларына контрольне көчәйтү кирәклегенә багышланды.- Ачыклау юллары - диспансерлаштыру һәм наркотикларга тестлаштыру үткәрү - дип билгеләп үтте Нурия Шәйдулловна. Агымдагы елның беренче яртысында ике наркоман (2012 елда - 3) исәпкә алынды.
Табиб-наркологта барлыгы 339 кеше, ул исәптән 12 яшүсмер (2012 елда -344) исәптә тора. Алар арасында хроник алкоголиклар (236), шуларның 35 - наркоманнар, бер токсикоман. Наркотиклар һәм алкоголизм проблемасы алар белән бәйле авырулар (ВИЧ-инфекция, венерик авырулар) комплекслы социаль характер йөртә һәм аларны таратуга каршы тору бурычы эчке эшләр бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе, полиция участок вәкилләре бүлекчәсе, башка тиешле ведомстволар һәм иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтәдә алып барылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск ВИЧ Менделеевск яћналыклары

2
X