Сәнгать мәктәбендә – “Язгы вернисаж”
Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате педагогы Надежда Суверневаның "Язгы вернисаж" исемле күргәзмәсен тәкъдир итү булды. Анда майлы буяулар белән ясалган картиналар - пейзаж, натюрморт жанрында 30 эш тәкъдим ителгән. - Шәхси күргәзмә - рәссамның зур хезмәте ул, - дип билгеләп үтте чараны алып баручы Ольга Фадеева. Аның сүзләренчә, Ольга Михайловна...
Балалар сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате педагогы Надежда Суверневаның "Язгы вернисаж" исемле күргәзмәсен тәкъдир итү булды.
Анда майлы буяулар белән ясалган картиналар - пейзаж, натюрморт жанрында 30 эш тәкъдим ителгән.
- Шәхси күргәзмә - рәссамның зур хезмәте ул, - дип билгеләп үтте чараны алып баручы Ольга Фадеева.
Аның сүзләренчә, Ольга Михайловна тугыз балалы гади эш сөючән гаиләдә тәрбияләнгән. Туган ягы, Күрәк авылы табигате рәссамга хәзер дә илһам бирә һәм бу аның эшләрендә чагыла.
- Картиналарда - минем кәефем, күңелемнең бер өлеше, - ди Надежда Сувернева.
Аның рәсемнәре саф авыл һавасы, барлык ел фасылларының сулышы, сирень, пион чәчәкләре исе белән сугарылган. Алар күзләрне иркәли, яхшы кәеф бүләк итә, табигатькә якынаю хисе тудыра.
Сәнгать мәктәбе директоры Наилә Ювакаева озак еллар намуслы хезмәте өчен юбилярга ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Коллегалары Николай Фадеев, Ольга Маштакова, Елизавета Йосыпова, Наталья Зорина һ.б.лар изге теләкләрен җиткерделәр. Иптәшләре, күпсанлы туганнары да бу вакыйга шатлыгын уртаклаштылар. Аларның һәркайсының йортында автор кулы белән ясалган картина бар.
"Без синең белән горурланабыз, сеңлекәш", "Яңа эшләр көтәбез һәм алар тагын да яхшырак булыр дип ышанабыз", "Ул иҗади, рухи яктан бай, матурлыкны йөрәге белән тоя торган кеше" - педагогик эшчәнлеккә ярты гасырдан артык гомерен багышлаган Надежда Михайловна адресына шундый сүзләр яңгырады. Шәкертләренә ана назы, һөнәри осталык күрсәткән өчен йөзләгән баланың әти-әнисе аңа рәхмәтле.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Раушан Иштанова Надежда Михайловна белән мәгариф өлкәсендә эшләгән еллары турында сөйләде һәм алкышлар астында аңа пенсия таныклыгы тапшырды.
- Күргәзмә - җаваплы һәм дулкынландыргыч вакыйга, - диде Н.Сувернева. - Мин үземне хуплаганнарның барысына рәхмәт белдерәм. Сез куйган бәя һәм булышлыгыгыз киләчәк эшчәнлек өчен стимул булыр.
Ольга Смолькова
Автор фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.5200
-
20 февраль 2021 - 11:27Менделеевск районыннан Курихиннар: без изгелеккә һәм яхшы кешеләргә ышанабыз Мунчада яшәүче гаилә турында региональ телеканалларда сюжет чыккач «МЯ» журналистлары да Акътәҗектә булдылар, ирле-хатынлы Оксана Михайловна һәм Павел Александрович белән аралаштылар.10600
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13300
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13100
-
17 февраль 2021 - 09:50«Куайринг: как экономить на приеме безналичных платежей с Делобанком Директор Делобанка Ирина Кузьмина рассказала о новом способе приема безналичных платежей.10600
-
16 февраль 2021 - 11:24СалаваTIK — Чума үрдәк Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!9700
-
12 февраль 2021 - 16:42Яз килүнең вакыты билгеле «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Михаил Леус хәбәр итүенчә, 2021 елда Россиядә яз җитү вакыты турында билгеле.11300
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.10100
-
11 февраль 2021 - 10:56С. Гассар ис. мәдәният сараенда Халыклар дуслыгы йортының һәм районда Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллегенең киңәйтелгән утырышы үткәрелдеЧара «Мәдәният» милли проекты кысаларында булды. Татар, керәшен, рус, мари, удмурт, чуваш, әрмән һәм әзербәйҗан милли-мәдәни автономияләр вәкилләре зәвыклы киемнәре, җырлары һәм биюләр ярдәмендә үз мәдәниятләренең төрлелеген һәм колоритлылыгын күрсәттеләр.11800
-
19 февраль 2021 - 08:42Ковидка каршы прививка ясату өчен дәүләт хезмәте порталы аша язылырга мөмкин Бу очракта һәркем үзенә уңайлы көнне һәм вакытны сайлый ала.13300
-
17 февраль 2021 - 13:25Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк», гадәти ипотекадан тыш, «Ислам Ипотекасы» дигән яңа продукт тәкъдим итә Ислам ипотекасы ул – торакны өстәмә бәя белән кичектереп түләү рәвешендә сату, сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hәм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан расланган. Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкинлеге һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.13100
-
18 февраль 2021 - 11:00КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #11 / "И" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.11400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика