Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ансамбльләр Казанга бара
«Шаян» һәм «Очарование» хореография коллективлары эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2014" XIV ачык республика телефестивалендә икенче урыннар алдылар. Җиңүчеләр буларак, ике коллектив та яшьләр конкурсының Казанда узачак суперфиналына чакыру алды. Шәкертләре белән җиңү шатлыгын җитәкчеләре Нәкия Насыйфуллина, Гүзәл Зиннәтуллина уртаклаштылар.
-
"Сез – яшәешнең яме"
Бәзәкә мәдәният йортында да бай эчтәлекле бәйрәм чарасы гүзәл затларга багышланды. Сәнгатькәр хатын-кызлар Ризәлә Зәйнуллина, Кәүсәрия Шәйдуллина, Венера Гыйльметдинова, Фәйрүзә Хуҗаәхмәтова, Рәвилә Кәлимуллина, биючеләр Гүзәл Әхмәстинова, "Бизәк" төркеме бәзәкәлеләрне һәм кунакларны аһәңле җырлары, очкынлы композицияләре белән шатландырдылар. Ә ир-атлар үзенчәлекле бүләк - көн кадагына сәхнә күренешләре әзерләгәннәр: Илсур Хуҗаәхмәтов, Раил...
-
Мәдәният белән бергә атлыйлар
Сәнгать мәктәбе укучылары педагоглар һәм ата-аналар белән Яр Чаллының орган залына концертларга йөриләр. Агымдагы уку елында сәнгатьне үз итүчеләр концерт-лекторий, А.Шутиков җитәкчелегендәге Дәүләт халык инструментлары оркестры, "Провинция" камера оркестры чыгышларын, "Чиполлино" балалар музыкаль әкиятен хозур кылдылар. Күптән түгел Германиядән килгән Мартин Зандерның И.Бах әсәрләрен башкаруын карау классик музыка белән якыннан...
-
Фестиваль колач җәя
Район халык иҗаты фестиваленең чираттагы сайлап алу концерты Ижёвка мәдәният йортында гөрләп узды. Анда Бәзәкә, Сәйтәк, Татар Тәкәше үзешчәннәре катнашты. Кичәне "Вечерушки" ансамбле башкаруында биюле-җырлы композиция ачты. Аларны сәхнәдә чегән һәм "Кышкы ыгы-зыгы" биюләре белән "Ижёвкинские выкрутасы" хореография коллективы алыштырды. Бәзәкәлеләрнең шаян сәхнә күренешләре тамашачы күңеленә хуш килде. Ульяна Харитонова,...
-
Дуслык нуры балкый
Яңабирде мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган регионара "Дуслык нуры" фестивале булды. Анда Менделеевск районыннан һәм күрше Удмуртия Республикасыннан балалар фольклор ансамбльләре катнашты. Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" ансамбленең өлкән төркеме чыгышы фестивальгә старт бирде. Мәктәп директоры Олег Васильев кунакларга мөрәҗәгать итте: - Бүген мәктәбебез унынчы мәртәбә җыр, бию, нәфис сүз, туган...
-
Музейда беленнән авыз иттеләр
"Өмет яры" социаль реабилитация бүлегендә ял итүче өлкәннәр туган якны өйрәнү музеенда май чабу бәйрәмен билгеләделәр. Алып баручылар Юлия Вәлиева, Ольга Боднарь апа-абыйларны халык уеннары, җырлар, ышанулар, гореф-гадәтләр, бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, ял итүчеләрне тәмле белен белән сыйлап кунак иттеләр.
-
Кышны җыр-бию белән озаттык
Якшәмбе көнне Монай авылының күпфункцияле үзәге янындагы мәйданда халык күп иде. Җирлек башлыгы Нурия Сапаева эгидасында клуб хезмәткәрләре оештырган Масленица бәйрәменә олысы-кечесе ашыкты. - Үзәк халыкны җәлеп итү урыны булды. Кешеләр монда теләп йөри. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Игорь Приваловка аны төзүдә булышканнары өчен рәхмәт, - ди Нурия...
-
Өлкәннәргә балалардан бүләк
Ватанны саклаучылар көненә Социаль үзәкнең реабилитация бүлегендә ял итүчеләргә сәнгать мәктәбе укучылары үзенчәлекле бүләк ясадылар. Музыка бүлеге педагогы Алёна Белоусова оештыруында музыка һәм театр бүлегенең яшь талант ияләре концерт әзерләгәннәр. Скрипкада, гитарада, аккордеонда чыгыш ясаган Даша Лесничук, Саша Безбородова, Вова Смирнов апа-абыйларның алкышларын кабул иттеләр. Лия Бодрина, Алсу Йосыпова, Арсений...
-
“Әкияттә кунакта”
"Очарование" үрнәк хореография коллективы (җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллина) Бөек Устюг шәһәрендә VIII Халыкара фестиваль-конкурста уңышлы чыгыш ясады. "Әкияттә кунакта" музыкаль-сәнгать иҗаты бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән биш йөздән артык бала катнашты. Менделеевлылар тамашачыларга алты бию тәкъдим иттеләр. Урта һәм кече төркем "Яулык белән татар биюе", "Ак торналар артыннан", "Йокы сәгате" композицияләре өчен...
-
“Ян, йолдызым”
Камайда узган шундый исемле искә алу кичәсе Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты Вафирә Гыйззәтуллинаның якты истәлегенә багышланды. Җырчының тормыш һәм иҗат юлы турында фотолар, слайдлар аның талантлы, татар халкының хөрмәтле шәхесе икәнен күрсәтә. Камайлылар якташлары белән аралашу мизгелләрен, хатирәләрен яңарттылар, аның белән горурлануларын белдерделәр. Римма Юзикеева һәм Асия Миңнәхмәтова, Вафирә...
-
Театр сыйныфында кичә
Сәнгать мәктәбенә шагыйрь һәм язучы Борис Заходерга багышланган кичәгә театр сәнгатен сөючеләр җыелды. Алар Борис Владимировичның биографиясе, иҗаты белән презентация аша таныштылар. Бүлектә шөгыльләнүче балалар авторның шаян, кечкенәләрнең күңелен яулаган шигырьләрен сәнгатьле сөйләделәр. Ата-аналар һәр чыгышны алкышлар белән каршыладылар.
-
Татар Ахтиялында кунакта
Песәй авылы үзешчәннәре Татар Ахтиялы халкына "Бер күрешү - бер гомер" исемле концерт программасы тәкъдим иттеләр. Татар халык җырлары, дәртле биюләр, юмор тамашачы күңеленә хуш килде. Татар Ахтиялы халкы Ришат Кәбиров, Нәфисә Насретдинова, Гүзәлия Гаффарова, Гөлнар Ситдыйкова, Зоя Шәйхетдинова, Галиәхмәт Гатауллин, Фәридә Садриева чыгышларын көчле алкышларга күмде. Кичәне мәдәният йорты...
-
Республика бәйгесе иң яхшыларны ачыклады
Республиканың тугыз районыннан 40 номинант "Мамадыш" район мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең зона туры финалында катнашты. Дүрт менделеевлы составына район вәкилләре белән бергә "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүне яклау фонды башкарма директоры Нурия Хашимова кергән компетентлы жюри...
-
Безнекеләр Олимпиадада
казанның энергетика институтында укучы "Кристалл" ансамблен тәмамлаганнардан оешкан Менделеевск студентларының шундый ук исемле бию коллективы Сочида кышкы Олимпия һәм Паралимпия уеннарын ачылу тантанасында чыгыш ясаячак. Кристаллылар хореография коллективлары арасындагы кастингны уңышлы уздылар. Җәйге Универсиаданы ачу тантанасында үзләрен таныткан биючеләр Олимпиадада шулай ук сынатмаслар дип ышанабыз.
-
“Минем йортым, шәһәрем, гаиләм”
"Өмет яры" социаль үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен шундый исемле рәсем конкурсы уздырдылар. Балаларның иҗади сәләтен үстерүне, өйрәнүне максат итеп куйган чара мәдәният елына багышланды. Унике малай һәм кыз туган шәһәребез һәм аның киләчәген, йорт, мәктәп күренешләрен үзенчәлекле рәсемнәрендә чагылдырганнар. Унөч яшьлек...