Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Шаян”ның йөзек кашы, Россиянең җаны
- Бүген барлык алкышлар сезнең өчен, - алып баручы Виктор Никифоров Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәкыя Насыйфуллинаның юбилей кичәсен шундый сүзләр белән ачты. Нәкыя Шамилевна 40 елдан артык гомерен хореографиягә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлый. Белоус посёлогында туган кыз халык иҗаты гаилә традицияләре белән тыгыз бәйләнгән күпбалалы хезмәт сөючән гаиләдә...
-
"Әзер бул, юк дип әйт!"
"SMS-балалар" берләшмәсе вәкилләре шәһәр урамнарында шундый исемле акция үткәрделәр. Көндез Геройлар аллеясында зарарлы гадәтләрдән баш тартырга өндәгән плакатлар белән укучыларны күрергә була иде. - "SMS-балалар" проектының максаты - мәктәп яшендәге балаларны беренче тапкыр тәмәке, алкоголь һәм психоактив матдәләр татып караудан кисәтү. Тиздән мондый берләшмәләр һәр мәктәптә гамәлдә булыр дип ышанабыз,...
-
Азотлылар фестиваль дулкынында
"Менделеевсказот" ҖЧҖнең үзешчән артистлары катнашында концерт һәр елны тулы аншлаг белән уза. Бу юлы сәхнә тамашасына "Аммоний" ААҖ хезмәткәрләре һәм Кытай милли химик-инжиниринглы корпорациясе белгечләре дә җәлеп ителде. Концерт программасын алып баручылар Ләйсән Хәмидуллина һәм Эльвира Протасова ачты, сәхнәгә солист Дмитрий Петровны чакырдылар. Аның башкаруында яңгыраган дуслар турында җыр чарага...
-
Мәдәният елы
Тойгуҗада "Мәзәк хәлләр" Мәктәп укучылары катнашында узган бәйге Көлке көненә багышланды. Катнашучыларга үз тормышларыннан кызыклы вакыйгаларны искә төшерергә кирәк иде. Артур Мещеряков, Рамис Миңнәхмәтов, Злата Лотфуллинаның мәзәк хәлләре иң кызыклысы дип танылды. Бәйге уеннар белән үрелеп барды. Бигрәк тә "Кулинарлар", "Мотоциклчылар" һ.б. лар балалар күңеленә хуш килде. "Мунчада ничек рәхәт"...
-
Тоймага Нәүрүзбикә килде
"Нәүрүзбикә - яз кызы" дигән чара мәдәният йорты каршына кечесен дә, олысын да җыйды. Әби-бабайларына каникулга кайткан оныклар, мәктәп укучылары уен түгәрәген үз итте. Мәдәният йорты директоры Мәрфүгә Сираева, китапханәче Фирдәвия Ямалетдинова, аккомпониатор Айрат Мөбарәкшин тырышлыгы белән әзерләнгән концерт номерлары тамашачылар күңеленә яз хисләре өстәде. Мәхрүсә Нурмөхәммәтова, Мәгъфия Димөхәммәтова әзерләгән...
-
Клоуннар көлдерә
Көлке көне алдыннан клоуннар Монай авылында булдылар. Авыл балаларына быелгы язгы каникуллар озак онытылмас, чөнки Көлке көне алдыннан анда клоуннар кунакта булды. Балалар алар белән бергә уйнадылар, шаярдылар, дәртле биюләр биеделәр. Ә күңел ачулардан соң клоуннар татлы бүләкләр өләштеләр. Алар балаларга 1 июнь бәйрәменә тагын килергә вәгъдә бирделәр.
-
“Балалар – балаларга”
"Шаян" халык бию ансамбле Пермьдә узган шундый исемле ачык фестиваль-конкурста үзләрен таныттылар. Үрнәк коллективның урта төркемендә шөгыльләнүчеләр "Халык биюе" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Шаянлылар "Эх, алмасы", "Гармун", "Татар керәшеннәре биюе", "Субботея" композицияләрен тәкъдим иттеләр.
-
Зур сәхнәдә уйнарга хыялланам
27 мартта Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Бу дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина Казан театр училищесы студенты Ләйсән Заһидуллина белән әңгәмә корды. - Ләйсән, ни өчен театр училищесына керергә карар кылдың? - Тормышны театр белән бәйләргә телим, чөнки балачактан мин аңа гашыйк, ул миңа кызыклы. Бүгенге көндә мин татар драмасы...
-
Иҗатка омтылып
Сәнгать мәктәбенең театр сыйныфында шөгыльләнүче балалар "Әгәр дә" сәхнә осталыгы өченче ачык республика фестивалендә катнаштылар. Яшь сәхнә сөючеләрнең чыгышын атказанган мәдәният эшлеклеләреннән торган жюри хөкем итте. Укучылар И.Пивоварова, А.Линдгрен, С.Михалков әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Б.Заходерның "Хрюк ёлкада" дигән мәсәлен укучы Дмитрий Соловьёв икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Бар катнашучылар да...
-
Нәүрүз-матур квадрациклда килде
Бәзәкәдә җыр һәм биюләр, күңел ачулар белән Нәүрүзне - яз бәйрәмен һәм төрки халыкларның астрономик кояш календаре буенча яңа ел башлануны каршыладылар. - Без шәкертләребезне алып килдек, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Гыйләҗева. - Мәктәпкәчә учреждениедә халык традицияләрен, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Ә балаларның бүген бәйрәмне карау, уеннарда...
-
Айсылу – Нәүрүз гүзәле
"Юность" район мәдәният йортында (директоры Рәйхана Фәрхетдинова) "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе узды. Нәүрүз элек-электән чәчү алдыннан үткәрелгән һәм Сабан туе кебек үк халык аны көтеп алган. Бәйрәмне каршы алу көннәрендә һәркем начар эшләрдән ерак торып, миһербанлылык кылырга, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, ата-баба каберләрен барларга тырышкан. Яшьләр йорттан-йортка йөреп Нәүрүз шигырьләре әйткәннәр, матур...
-
Фестиваль колач җәя
Сишәмбе көнне "Юность" район мәдәният йорты сәхнәсенә хезмәткәрләре аз булган бюджет учреждениеләре һәм оешмаларның үзешчән артистлары чыкты. Бу юлы концерт программасы нигездә җыр репертуарыннан торды. Вокалчылар, тамашачыда уңай тәэсирләр калдырып, башкаруга бөтен күңелләрен бирделәр. Зал солистлар Диана Субаева ("Еремеев" ШЭ), Гөлнара Вәлиева ("Химик" ССК), Артур Газизов ("Сатори" клубы), Елена Будник...
-
Ушков укулары: буыннар аша элемтә
Туган якны өйрәнү музеенда Д.И.Менделеевның тууына - 180, Карпов исемендәге химзаводка нигез салынуга 145 ел тулуга багышланган VIII Бөтенроссия Ушков укулары узды. Конференциядә Мәскәү, Самара, Сарапул, Удмуртия һәм Татарстанның югары уку йортлары, фәнни учреждениеләре, музейлары хезмәткәрләре, шәһәр һәм район мәктәпләре укытучылары, укучылар катнашты. Чара кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль...
-
Безнең дуслык күптөрле мәдәният белән ныклы
"Юность" РМЙ тамаша залына үзешчән артистлар талантын үз итүчеләрне җыйган XIII район халык иҗаты фестивале шундый исем астында старт алды. Зур концерт программасын фестиваль хәрәкәтенең сайлап алу турын үткән авыл мәдәният учреждениеләре вәкилләре ачты. "ТАТМЕДИА" ААҖ проекты кысаларында район чарасының мәгълүмати партнёры булып "Менделеевские новости" газетасы чыкты. - Мин фестивальгә...
-
“Әкият безне яшәргә өйрәтә”
Балалар китапханәсендә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган танып белү сәгате шундый исем астында узды. Китапханәче Ирина Марготнова балаларны бу датаның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. - 2014 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көне "Мобиль элемтә хезмәтеннән кулланучылар хокукы өчен" девизы астында уза, - дип хәбәр итте ТР Дәүләт алкоголь...