Авыл

Аларда – акыл, сабырлык

Быел район җитәкчелеге карары белән өлкәннәргә аеруча кадер-игътибар күрсәтелде. Тойгуҗа авылында да җирлек башлыгы Рафит Сафин, шәхси эшмәкәр Назилә Гарифуллина ярдәме белән зирәк яшьтәгеләрне хөрмәтләү кичәсе булды. Табынга шулпалы бәлеш, кайнар чәй, башка сый-нигъмәтләр куелды. Өлкәннәрне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина котлады. Авыл мулласы К.Хуҗин кичәне дини вәгазь белән...

Быел район җитәкчелеге карары белән өлкәннәргә аеруча кадер-игътибар күрсәтелде.
Тойгуҗа авылында да җирлек башлыгы Рафит Сафин, шәхси эшмәкәр Назилә Гарифуллина ярдәме белән зирәк яшьтәгеләрне хөрмәтләү кичәсе булды. Табынга шулпалы бәлеш, кайнар чәй, башка сый-нигъмәтләр куелды. Өлкәннәрне социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әлфия Салаватуллина котлады. Авыл мулласы К.Хуҗин кичәне дини вәгазь белән башлады. Чал чәчле өлкән буын кешеләре тормыш авырлыкларының ачысын-төчесен күргән. Хәзер балаларының, оныкларының уңышларына куанып яшиләр.
Без зирәк авылдашларыбызның акылына, сабырлыгына сокланабыз, аларның хәер-фатихаларына таянабыз, алдагы тормышларында иминлек, сәламәтлек телибез.

Менделеевск Менделеевск яңалыклары Тойгуҗа авылы

Нет комментариев