“Авыл көне: Ижёвкага – 260 ел”
Узган ял көннәрендә Ижёвка җирлегендә киң колач белән узган бәйрәм шулай дип аталды.
Ижёвка күге астында флешмоб
Бәйрәмчә мәйданга оештыручылар авыл үсешенә лаеклы өлеш керткән һәм хезмәт казанышлары белән аерылып торган якташларын-аксакалларны чакырдылар. Әнә шулай көчле алкышлар белән авыл халкы мәртәбәле кунакларны каршы алды, алар арасында аларның якташы, Байтирәктән килгән Ижёвка гимны авторы Леонид Белоусов, район башлыгы Валерий Чершинцев, аның урынбасары Ләйсән Галеева, Ижминводы” санаторие җитәкчесе Айдар Садыйков, мәдәният Идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, шулай ук үзен күпмилләтле җирлек кешесе дип санаучы Рөстәм Гафаров. Ачу тантанасы Фәнисә Нургалиева җитәкчелегендәге Ижёвка авыл мәдәният йортының “Колибри” һәм “Конфетти” бию коллективлары катнашында авылның яшь буынының искиткеч флешмобы белән башланды. Аннан соң тамаша мәйданга төрле милләт халыклары вәкилләренең, шул исәптә чегәннәрнең арбаларда чыгулары белән дәвам итте. Бу күренеш милли мәдәниятләрнең чын матурлыгын, төрлелеген күрсәтте.
Чәчәкләр бәйләме – озак яшәүчеләргә
Алып баручылар Валентина Пономарёва һәм Людмила Морозова котлау өчен сүзне район һәм җирлек башлыкларына бирделәр. Нина Сергеева якташларына үзенең котлау сүзендә мондый бәйрәмнәрнең халыклар арасындагы бердәмлек һәм дуслыкны ныгытуда мөһимлеген, милли культуралар һәм традицияләр үсешен ассызыклады, аннан соң аксакалларга чәчәкләр тапшырды. Нина Михайовна ун ел элек авылдашлары белән берлектә Ижёвканың 250 еллыгын билгеләде. Һәм менә яңадан, дистә елдан соң да руль артына басып, активистлар белән бергә авылга 260 ел тулу уңаеннан бәйрәмне оештырды.
– Әлеге истәлекле вакыйга белән сезне чын күңелдән котлыйбыз, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга һәм катнашучыларга Валерий Сергеевич. – Мин үземне сезнең авылдашыгыз дип саныйм һәм Ижёвканы яшәеш өчен уңайлы һәм кешеләрне җәлеп итәрлек булдырырырга тырышачакмын.
Һәм менә көчле алкышлар астында теләгән һәркем “Очрашу” исемле зур әйлән-бәйләнгә баса. Бәйрәмнең бизәге булган бу чара җыелганнарга позитив энергия, күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бирә.
“Миңа туган авылда рәхәт”
Бәйрәм чарасын авторы җирле шагыйрә һәм авыл мәдәният йортының “Вечёрушка” ансамбле җитәкчесе Людмила Галкина булган шундый исемдәге музыкаль композиция, шулай ук “Конфетти” бию коллективы дәвам итә. Чарада яңгыраган моңлы җырларга Ижёвка, шифаханә, минераль су тарихы, данлыклы сугышчыларның батырлыклары һәм авыл эшчәннәре-якташлары турында фәһемле сүзләр үрелде. Концерт программасына авылның һәм “Ижминводы” санаториенең үзешчән артистлары кушылды, алар арасында популярлары да бар – “Кураж” ансамбле һәм башкаручы Александр Гоголев. Аларны якларга Менделеевскидан коллегалары Рамил Дәүләтшин һәм Данияр Кәбиров килделәр. Тамашачының хатирәләрдән һәм дулкынланулардан күзләре бер генә мәртәбә дымланмады, ә алкышлар тынып тормады.
Халыкның күңелен күтәрделәр, бала-чаганы шатландырдылар
Ижёвкалылар мәйданда Ижевскийдан Алексей Бороданың иҗат төркемен көчле алкышладылар. Бөтен нәрсәне белеп торучы әбиләр аңлатуынча: “Бу безнең башлык Нина Сергееваның улы әнисенә ярдәм итәргә килгән! Афәрин!”. Артистлар истәлекле вакыйга белән авыл халкын җылы котладылар һәм зур курчаклар катнашында ялкынлы чыгышлар ясадылар. Сәләтле кунаклар халыкка яхшы кәеф бүләк иттеләр. Шундый ук хис-тойгыларны балаларга күрше Яр Чаллыдан мавыктыргыч аттракционнар да бирде.
Изге гаилә бәйрәме
Юбилей тантанасының үзенчәлеге кызыксынулар буенча креатив зоналар булды.
Аның концепциясендә халык иҗаты, йолалар, уеннар, спорт, әйлә-бәйлән – авыл кешесенең күңеленә якын бар нәрсә дә керде.
Һәм менә чараның тагын да күңелле мизгелләре. Берүк вакытта берничә урында “Концертлы”, “Пәһлеван”, “Авыл күңел ачулары”, “Шахматчылар”, “Балык тоту”, “Балалар ишегалды” мәйданчыклары эшләде. Анда бәйгеләр, турнирлар, ярышлар дәвам итте. Авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко, мәйданчыклар өчен җаваплылар Ильбар Таһиров, Василий Краснов, Владимир Крещёнов, Фәнисә Нургалиева бәйрәм мохитенә барлык теләүчеләрне дә җәлеп итәргә тырыштылар. Анда катнашучылар бергәләп уйнадылар, аралаштылар, ярыштылар, сәүдә палаткалары тәкъдим иткән тәм-томнар белән сыйландылар.
Гаилә бәйрәме халыкның күңел ачуы, биюләр белән тәмамланды. Авыл халкы район башлыгы Валерий Чершинцевка һәм җирлек башлыгы Нина Сергеевага, чараны оештыручыларга һәм иганәчеләргә рәхмәт белдерде, алар арасында “Ижминводы” санаторие, “НАСКО” иминиятләштерү компаниясе, Алабуга райпосы, шәхси эшмәкәрләр Ильяс Вәлиев һәм Мясниковлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев