Раштуада Татар Чаллысында яшәүче нәниләр искиткеч бүләк - уен һәм спорт элементлары белән җиһазланган балалар мәйданчыгы алдылар.
Символик тасманы район башлыгы Валерий Чершинцев кисте.
- Балалар биредә бик рәхәтләнеп буш вакытларын үткәрәчәк, - дип билгеләде Валерий Сергеевич. - Спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү быел да дәвам итәчәк.
Җирлек башлыгы Татьяна...

Җирлек башлыгы Татьяна Кузнецова район җитәкчелегенә төзелеш өчен рәхмәт белдерде.
Дүрт яшьлек Фирүзә Карабаева кызыксынып мәйданчыкны күзәтә. Ул бирегә туганы - җиденче сыйныфта укучы Татьяна Пономарёва белән килгән.
- Монда барысы да заманча, - ди Таня, - Фирүзәне еш алып киләчәкмен, үзем дә шөгыльләнәчәкмен.
Кызлар һәм малайлар зур канәгатьлек белән атынгычларда атындылар, канат һәм швед стенасыннан йөрделәр, таудан шудылар.
Нет комментариев