Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Хезмәте барның хөрмәте бар

Күңелеңә якын шөгыль канәгатьләнү китерсә, материаль яктан тәэмин итсә, бу - үзеңне тормышта бәхетле итеп тоюга зур этәргеч. Тихоново авылында яшәүче Саматовлар нәкъ шундыйлардан. Чөнки җиң сызганып эшлиләр, зур тату гаилә булып шатлыгын, авырлыгын уртак итеп яшиләр. Илдә үзгәрешләр башланган чорда шәхси эш ачу турындагы уй Рафыйк Саматовка да тынгы...

Күңелеңә якын шөгыль канәгатьләнү китерсә, материаль яктан тәэмин итсә, бу - үзеңне тормышта бәхетле итеп тоюга зур этәргеч.
Тихоново авылында яшәүче Саматовлар нәкъ шундыйлардан. Чөнки җиң сызганып эшлиләр, зур тату гаилә булып шатлыгын, авырлыгын уртак итеп яшиләр.
Илдә үзгәрешләр башланган чорда шәхси эш ачу турындагы уй Рафыйк Саматовка да тынгы бирми. Нигә тырышып карамаска? Белеме бар, хезмәт тәҗрибәсе җитәрлек һәм кешеләр белән дә яралашу осталыгы юк түгел. Башкасы акрынлап тупланыр дип, ул 2007 елда фермерлык хуҗалыгы оештыруга керешә. Тәвәккәллек - ярты уңыш диләр, чыннан да, берничә дуңгыз үрчетүдән башланган шөгыль бераздан киң колач ала. Дөрес, йокысыз төннәр, икеләнүләр, каршылыклар булмый түгел. Тик яхшы нәтиҗә барысын да оныттыра. Янәшәсендә ышанычлы булышчылары, бар башлангычларын хуплаучылары - хатыны Флера һәм улы Руслан. Флера Йосыповна җаваплы хезмәттә - документлар төзүне җиренә җиткереп алып бара. Руслан - энергетика институтын тәмамлаган югары белемле белгеч, яшьлек дәрте белән оештыру эшенә чумган.
Соңгы елларда шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә банклар аша ташламалы кредит бирелә. Дәүләтнең дотацияләр белән булышуы да сизелерлек ярдәм. Чөнки хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүнең әһәмияте зур. Кредит сыйфатлы терлек азыгы булдырырга, яхшы токымлы ата дуңгыз алырга, дуңгызлар санын арттырырга, терлекчелек бинасы салырга мөмкинлек бирә. Узган еллардагы корылык азык запасын киметкән. Бу малларның баш санына зыян китерми калмаган. Агымдагы елда дуңгызларны 200 гә җиткерү планлаштырыла. Киләчәктә хуҗалыкта мөгезле эре терлек, куян үрчетүне дә күздә тоталар.
Үз көчләре белән генә мәшәкатьләрне алып бару кыенлашкач, ярдәмгә авылдашлары Николай Филатовны чакырып алалар. Эш сөючән, дуңгыз тәрбияләүнең бар нечкәлекләренә дә төшенгән эшче кул булуы табыш.
Хәзер Саматовлар хуҗалыгында җаваплы чор - дуңгызлар балалый. Яңа дөньяга килгән чучкалар бик нәзберек, үзенчәлекле тәрбия сорыйлар. Моның өчен барлык шатрлар да тудырылган, алар җылы, якты, чиста урында, һәрдаим күзәтү астында. Беренче вакытта игътибар күрсәтсәң, тиз ныгып, авыруларга бирешми үсәләр. Дуңгыз итен сату кыенлыклар тудырмый. Күп кенә сәүдә нокталары белән килешү төзелгән. Тагын бер хыяллары белән бүлештеләр Саматовлар - төрле җәнлек мехыннан әйбер тегү цехы ачу.
Әлегә тырыш, алга карап яшәүче Саматовларның уйлары тормышка ашып бара. Тир түгеп эшләү нәтиҗәсез калмый. Ә Тихоново шәхси эшмәкәрләре ялкаулардан түгел, кыенлыкларны җиңеп, алга баручылардан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары авыл