Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ижёвкада халык җыены булды

Ижёвкада халык белән очрашуны беренче яртыеллыкка эш йомгаклары белән җирлек башлыгы Тимур Сабиров ачты. Үз чыгышында җитәкче соңгы еллар җирлек өчен үсеш һәм төзү этаплары булуын билгеләде. Җирлекнең башкарма комитеты һәм халыкның бердәм эшләве, шулай ук район, республиканың сизелерлек ярдәмнәре нәтиҗәсендә планлаштырган эшләрнең күбесе башкарылды. Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарга...

Ижёвкада халык белән очрашуны беренче яртыеллыкка эш йомгаклары белән җирлек башлыгы Тимур Сабиров ачты.

Үз чыгышында җитәкче соңгы еллар җирлек өчен үсеш һәм төзү этаплары булуын билгеләде. Җирлекнең башкарма комитеты һәм халыкның бердәм эшләве, шулай ук район, республиканың сизелерлек ярдәмнәре нәтиҗәсендә планлаштырган эшләрнең күбесе башкарылды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев җыелганнарга социаль-икътиасади үсеш турында сөйләде. Ул районда республика һәм федераль программалар нигезендә күп эшләр башкарылуын билгеләде. Ярты елда территорияне үстерүгә 570 миллион сум бирелгән.

Сала халкы Ижёвкада юллар төзү, җир участокларын билгеләү, "Шифалы су" заводы язмышы турында сораулар бирделәр.

Ахырда ижаулылар мондый очрашуларның кирәклеген билгеләделәр, җирлектә позитив үзгәрешләр өчен муниципалитет җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Халык җыены