Киләсе елга удмуртларның республика "Гырон быдтон" бәйрәме Менделеевск районында узачак
Район башлыгы Валерий Чершинцев Яңабирде җирлеге халкы белән очрашуда шулай дип белдерде. Валерий Сергеевич залдагыларны социаль-икътисади үсеш һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, җирлектәге уңай үзгәрешләрне билгеләде. Монаш үзешчән артистлары чыгышы белән башланган халык җыенында җирлек башлыгы Евгений Никифоров агымдагы елның беренче яртысына эшчәнлек турында отчет белән чыгыш ясады. - Биредә...
Район башлыгы Валерий Чершинцев Яңабирде җирлеге халкы белән очрашуда шулай дип белдерде. Валерий Сергеевич залдагыларны социаль-икътисади үсеш һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, җирлектәге уңай үзгәрешләрне билгеләде.
Монаш үзешчән артистлары чыгышы белән башланган халык җыенында җирлек башлыгы Евгений Никифоров агымдагы елның беренче яртысына эшчәнлек турында отчет белән чыгыш ясады.
- Биредә төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши, мәдәни һәм спорт чаралары оештырыла. Чиркәү төзекләндерелә, урамнар яктыртыла, өмәләр оештырыла, һәйкәлләргә косметик ремонт ясалды. Яңа спорт мәйданчыгы һәм даими ярдәме өчен район башлыгына рәхмәт, - дип белдерде Евгений Николаевич.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе начальнигы Хәйдәр Һадиуллин җирлектәге крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә җентекле тукталды, терлекчелек һәм кырчылык тармакларында эш күрсәткечләрен яхшыртырга өндәде, рапс үстерүнең отышлы булуын ассызыклады.
Оператив хәл турында участковый Владимир Корнилов сөйләде, җинаятьчелек белән көрәштә бердәмләшеп эшләргә өндәде.
Районның хәрби комиссары Сергей Залуженко чыгышы контракт буенча хезмәт итүгә багышланды.
Протоиерей Виктор атакай Стребков яңабирделеләрнең бердәм һәм тату булып эшләүләрен билгеләде, чиркәүне төзекләндерүдә ярдәм итүчеләргә ихластан рәхмәт белдерде.
Салалылар рейс автобуслары хәрәкәте, югары сыйныф укучыларын транспорт белән шәһәр мәктәбенә илтү һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Халык гозерләре тиешле карарлар кабул итү өчен контрольгә алынды.
Ахырда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан чәй мәҗлесе оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев