Иске Гришкин җирлегеннән 12 тыл хезмәтчәне "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләре алды.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев лаеклы бүләкләрне тапшырганда, күпләрнең күзләрендә яшь иде.
- Тылдан башка Җиңү булмас иде, - диде Валерий Сергеевич, ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.
Тыл хезмәтчәннәрен шулай ук ветераннар Советы рәисе...
Иске Гришкин җирлегеннән 12 тыл хезмәтчәне "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләре алды.
Район җитәкчесе Валерий Чершинцев лаеклы бүләкләрне тапшырганда, күпләрнең күзләрендә яшь иде.
- Тылдан башка Җиңү булмас иде, - диде Валерий Сергеевич, ветераннарга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп.
Тыл хезмәтчәннәрен шулай ук ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, районның хәрби комиссары Дамир Вәлиев котладылар.
- Хатирәләр мине ерак 41-нең июненә кайтарды, - дип бүлешә Наталья Камашева. - Уку елы тәмам, без дуслар белән көннәрне урамда үткәрәбез. 22 июньдә дә шулай булды. Кинәт, басудан кешеләрнең йөгереп кайтканын күрдек, барысы да елаша: "Сугыш башланган..." Тиздән повесткалар килә башлады, фронтка абыем Аркадий Антоновны да алдылар, аңа инде туган авылына кайтырга насыйп булмады. Сугыш безнең балачагыбызны урлады: алны-ялны белми басуларда, ындыр табагында хезмәт куйдык. Абалачтан орлык алып кайту аеруча хәтердә калган. Атлар аз, аларны саклыйбыз, шуңа капчыкларны үзебезгә күтәреп кайтырга туры килә. Урамда көз, чабата тузган, аяк өши, арык җилкәләр авырлыкка түзә алмый.
Анна Молчанова һәм Елизавета Миронова сыйныфташлар булалар.
- Без дүрт класс белем белән калдык, - диләр алар. - Шуңа күрә теләкләребез дә гади: балалар һәм оныкларыбыз беркайчан да сугышны күрмәсеннәр иде.
"Ромашка" балалар бакчасы шәкертләре, "Бигәш" һәм "Бигәшкәй" ансамбльләре, авылның үзешчән артистлары тантана хуҗаларына музыкаль номерлар бүләк иттеләр.
Чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.
Нет комментариев