Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Матурлык, мәхәббәт, гармония

Илнәттә яшәүче биш бала әнисе Татьяна Семякова "Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды. Ул район данын конкурс финалында яклаячак. Бәйге программасында ул "Хатын-кыз-ана" номинациясендә чыгыш ясады. Татьяна тормыш иптәше Степан Анатольевич белән өч кыз һәм ике ул тәрбияли. Кристина - медучилище студенты, Анжелика юридик...

Илнәттә яшәүче биш бала әнисе Татьяна Семякова "Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенең зона туры җиңүчесе булды. Ул район данын конкурс финалында яклаячак.
Бәйге программасында ул "Хатын-кыз-ана" номинациясендә чыгыш ясады. Татьяна тормыш иптәше Степан Анатольевич белән өч кыз һәм ике ул тәрбияли. Кристина - медучилище студенты, Анжелика юридик лицейда белем ала, Кристиан икенче сыйныфта укый, Севастянга дүрт яшь, ә Джастинага 23 февральдә бер яшь тулган.
Татьяна кияүгә чыкканда, күп балалы әни булырмын дип күз алдына да китерми. Үзе өч балалы гаиләдә тәрбияләнә. Ләкин тормыш башкача хәл итә. Балаларының һәркайсы белән аның өчен аналык хисләре башка яктан ачыла, ә туплаган тәҗрибәсе көнкүреш проблемаларын җиңел хәл итәргә мөмкинлек бирә.
- Дөресен генә әйткәндә, аерым кыенлыклар кичермим, - ди Татьяна Николаевна, - өлкән кызларым кечеләрен тәрбияләргә булыштылар, алар хәзер укуда, вазифалар уртанчы улыбызга күчте.
Кайгыртучан әти-әнисе, сөекле ире һәрвакыт янәшәсендә. Шуңа күрә дә Татьянадан бәхетле хатынга хас яктылык, җан җылысы һәм гүзәллек бөркелә. Аның кызларча зифа гәүдәсенә карасаң, күп балалы әни икәнлегенә ышануы кыен. Җитди статусына карамастан, аның тормышы йорт һәм гаиләсе белән генә чикләнми. Т.Семякова озак еллар китапханәче булып эшли, районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Аларның йорты көзнең соңгы көннәренә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра, ә кыш көне хуҗабикәне һәм гаилә әгъзаларын күпсанлы бүлмә гөлләре шатландыра. Аның чәчәкләргә мәхәббәтен белгәнгә, якыннарының тормыш иптәшенә һәм әниләренә нәрсә бүләк итәргә дип баш ватасы юк.
Балаларына, якыннарына, туган ягына мәхәббәте нәтиҗәсендә Татьянаның тормышы мәгънә, рухи кыйммәтләр һәм гармония белән сугарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары Илнәт