Ижёвка авылы җыенында район башлыгы Валерий Чершинцев шундый тәкъдим ясады. Халыкны юлларга вак таш түшәү, хуҗасыз этләрне тоту һәм больницаны төзекләндерү мәсьәләләре борчый. Барлык сораулар, киләчәктә хәл итү өчен, тиешле службалар җитәкчеләре тарафыннан контрольгә алынды.
Җирлек башлыгы Тимур Сабиров узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады.
- Авылда 454 кеше яши. Узган...

- Авылда 454 кеше яши. Узган елда 80 урынга заманча балалар бакчасы төзелде, Полевая урамына юл билгеләре урнаштырылды, - дип билгеләп үтте ул.
Полиция участковые Рөстәм Вәлитов җирлек территориясендәге оператив хәл белән таныштырды һәм интернет челтәре аша халыкны алдаучы мошенникларга карата уяу булырга өндәде. МЧСның күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Денис Смирнов янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Район башлыгы 2016 елга планнар турында сөйләде.
- Агымдагы елда авыл хуҗалыгын үстерүгә, мөгезле эре терлекләр үрчетүгә һәм сөт комплекслары төзүгә аеруча игътибар биреләчәк, - дип ышандырды Валерий Сергеевич.
Нет комментариев