Мәктәпкәчә учреждениеләрне оптимизацияләү кысаларында «Чулпан» балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелде.
Элек бер төркем эшләгән мәктәпкәчә учреждение ике катлы бинада урнашкан иде. Аны тотуга күп чыгымнар таләп ителде. Район башлыгы инициативасы буенча оптимизацияне исәпкә алып проблема хәл ителде. «Славянский» холдингы төзүчеләре тырышлыгы белән мәктәптә бүлмәләр ремонтланды һәм хәзер биредә балаларның төрле...
Мәктәпкәчә учреждениеләрне оптимизацияләү кысаларында «Чулпан» балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелде.
Элек бер төркем эшләгән мәктәпкәчә учреждение ике катлы бинада урнашкан иде. Аны тотуга күп чыгымнар таләп ителде. Район башлыгы инициативасы буенча оптимизацияне исәпкә алып проблема хәл ителде. «Славянский» холдингы төзүчеләре тырышлыгы белән мәктәптә бүлмәләр ремонтланды һәм хәзер биредә балаларның төрле яклап үсеше өчен барлык шартлар тудырылды.
20 бала түземсезләнеп ачылу мизгелен көтә. Алар арасында биш яшьлек Әдил Яраханов та бар.
- Улым бакчага рәхәтләнеп йөри, тәрбиячесе Гөлия Мингариповнаны ярата, - ди әнисе Розалия Яраханова.
Балалар белән тантана шатлыгын уртаклашырга авыл халкы, мәктәп педагоглары, ата-аналар килде. Ирле-хатынлы Кәбировларның кызы Карина башка балалар һәм тәрбиячеләр белән концерт номерлары әзерләгәннәр.
Коллектив һәм шәкертләрне өй туе белән Валерий Чершинцев, җирлек башлыгы Вильдан Мөхәммәтгалиев, мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Сапожников тәбрикләделәр. Төзүчеләр мөдир Миңнезәкия Миңне-гәрәевага символик ачкыч тапшырдылар.
- Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Валерий Чершинцевка балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт, - диде педагоглар һәм ата-аналар исеменнән Миңнезәкия Хангәрәевна.
Ал тасманы кискәннән соң, почетлы кунаклар һәм ата-аналар балаларны кабул итүгә әзер уңайлы бүлмәләрне карадылар.
Нет комментариев